Лесхозда банан да, ананас та үсә
Быелгы көз җылы булды. “Әбиләр чуагы” да башка елларга караганда озагракка сузылды - сентябрьнең икенче яртысы-октябрь башында чын-чынлап җәйгә “кайтып килдек”. Бакча эшләре төгәлләнеп берникадәр хәл-әхвәл алгач, күңел белән кабат табигатькә тартыла башлыйсың. Җылы көннәр белән бер дә хушлашасы килми күңелнең, кояш нурларында ничек тә күбрәк иркәләнеп каласы килә. Без дә коллективыбыз белән уйлаштык та, җылы чакта урман шаулавын тыңларга, көзге төсләр балкышын күзәтергә дип табигать кочагына чыгып киттек.
Ял итү урыны итеп районыбызның туристлык маршрутына кергән – Саба урман хуҗалыгы биләмәсен сайлавыбыз очраклы түгел. Табигать биргән куе урманнары, кеше куллары белән булдырылган гүзәл бакчалары, фәнни-укыту үзәге, шул биләмәдә шаулап үсеп утыручы йөзләгән төр үсемлекләре белән дан тота бу яклар. Без бу юлы Лесхозның дендрология үзәгендә тукталырга булдык. Биләмәне гади адымнар белән әйләнеп чыгар өчен генә дә 2 сәгатькә якын вакыт кирәк була дип кисәттеләр безне алдан. Бакчада каршы алган гидыбыз – директор Гөлгенә Зөбәерова артыннан киң сукмак буйлап яшеллек дөньясына юл алдык. Яшеллек дип әйтү дөрес тә булмас - кызгылт, сары, шәмәхә, көрән, алтын төсләргә манылган бакча буйлап атлаганда, әйләнә-тирәдәге матурлыктан, үсемлекләдән бөркелгән хуш-исләрдән адымнар акрыная барды. Аяк астында шыгырдаган яфраклар тавышы да көндәлек ыгы-зыгыдан соң колакларга җыр кебек ишетелде. Безне озатып калган һәр куак, үсемлек турында Гөлгенә кызыклы фактлар китерде. Бакчада үскән 524 төрле үсемлек, җиләк-җимеш агачы турында да мәгълүматлы булуын чамаладык гидыбызның. ”Соң өлгерә торган шомырттан да авыз иттерер идек, кошлар гына сез килгәнче өлгер булып чыктылар”- диде ул, бу агачның әллә ничә төрле сорты үскән рәт яныннан узганда. Аның каравы (алга китеп булса да әйтик), фитобарда үлән чәйләре һәм мич коймагы белән сыйладылар, үзләре ясаган кайнатмадан, балдан да авыз иттек. Чәйне дә бакча үсемлекләреннән үзләре җитештерәләр икән. Моннан ике ел элек бакча биләмәсендә үлән чималын эшкәртү цехы ачылган. Биредә үлән чәйләренең 25 төре җитештерелә. Шул ук елны тропик һәм субтропик үсемлекләр оранжереясы да булдырылган. Ул безнең чираттагы тукталышыбыз булды. Экзотик үсемлекләр өчен махсус температура, дымлылык тәэмин ителгән оранжереяда банан, папайя, ананас, гранат, инжир, лимон һәм башка төрле җылы як җимешләре үсә икән. Ясалма күлдә балыклар йөзә, кактуслар коллекциясе дә биредә үзенчәлекле мохит тудыра. Без йөргән бакча өч төрле - “Экспозиция”, “Вересковый сад”, “Альпинарий” төркемнәренә бүленгән. Бакчада йөргәндә Гөлгенә безне тагын бер зур капкалы биләмә эченә алып керде. “Ябалакта кунакта” дигән әкият дөньясы балалар күңеленә аеруча хуш килер кебек. Биредә төрле урман җәнлекләре, әкият геройлары сыннары каршы ала. Тегүче, итек басучы һөнәрләренең эш кораллары, эшләнмәләре күргәзмәсе дә кызыклы. Кыскасы, бер-берсен кабатламый торган экспозицияләр, кызыклы корылмалар, агач өйчекләр арасында йөргәндә гүя вакыт туктала... Әлбәттә, моны үз күзләрең белән барып күрү кирәк.Туристларны кабул итү сезоны апрельдән ноябрьгә кадәр генә дәвам итсә дә, кыш көне дә дендрарийның аерым урыннарына керү тукталмаячак диделәр биредә. Көзге сәяхәтебез бу юлы дендрология үзәге белән генә чикләнде. Әле Лесхозда Урман һәм кыңгырау музейлары да бар бит. Аларын инде кышкы сәфәребезгә калдырдык...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев