Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минем яшисем килә! [+фото]

Сабыеңны 9 ай буе күкрәк астында саклап йөрткәннән соң, аның беренче авазын, беренче адымнарын һәм сүзләрен зарыгып көтәсең. Ләкин Аллаһы Тәгалә һәрбер балага да балачакны бертөрле узарга язмаган шул. Әнисә дә Зәмирәсе дөньяга аваз салган көнне яхшы хәтерли. Нинди бәхетле иде бит ул. Нарасыен күкрәгенә кысып, бәхет яшьләреннән күзе чыланган...

Сабыеңны 9 ай буе күкрәк астында саклап йөрткәннән соң, аның беренче авазын, беренче адымнарын һәм сүзләрен зарыгып көтәсең. Ләкин Аллаһы Тәгалә һәрбер балага да балачакны бертөрле узарга язмаган шул.
Әнисә дә Зәмирәсе дөньяга аваз салган көнне яхшы хәтерли. Нинди бәхетле иде бит ул. Нарасыен күкрәгенә кысып, бәхет яшьләреннән күзе чыланган ана икенче көнне нинди сүзләр ишетәсен белми иде шул әле. Ә алар куркыныч төштән дә яманрак була.
2010нчы елның 9нчы сентябре көнне Зәмирә сау-сәламәт бала булып дөньяга аваз сала, аны шул ук көнне әнисенә имезергә бирәләр, икенче көнне иртәнге сәгать алтыда да, тугызда да очраша ана баласы белән, тик көндезге уникедә Әнисәгә нарасыен кертмиләр. Бары: "Балагызны көзән җыерды, аны әлегә табиблар тикшерә" дигән сүзләр генә ишетә ана кеше. Әнисә нәрсәдер булганын сизенсә дә, яхшыга өметләнә.
Шул ук көнне кала табиблары килеп, баланы Казанның беренче балалар хастаханәсенә алып китәләр. Баласыннан аерылган ана күз яшьләренә буылып "йөрәк җимеше" артыннан китә. Тик бүлектә аңа урын табылмый һәм кайтып китәргә исәбендә дә булмаган Әнисәгә подвалда торырга тәкъдим итәләр. Бернинди мөмкинлекләре булмаган коры подвалда, бер матрас өстендә йоклаган ана монда да зарланырга уйламый. Үзе нинди шартларда җан асрарга мәҗбүр булса да, балам гына исән була күрсен, дип тели. Күкрәк сөтеннән дә аермый ул Зәмирәсен, савып, зонд аша булса да ашата.
Баланы бөтен яклап тикшергәннән соң, 15-20 көннән өйләренә кайтаралар. Өйгә кайткач ике көн бала тыныч була, аннан башлана инде... бер-бер артлы төнге мәһшәрләр. Бала бер туктамый елый. Моның нәрсә белән бәйле булуын аңламаган ата-ана куркуга кала.
Бер айдан УЗИга алып килерсез дип әйтеп кайтарган табиблар сүзен тыңлап, уңай нәтиҗәләргә өметләнеп, кабат калага киләләр. Ләкин тикшеренүләрдән соң Әнисә ишеткән сүзләр коточкыч була: "Балагызның башына операция ясап, баш миенә ясалма канал куярга кирәк. Юкса ул яшелчә кебек булачак һәм үләчәк". Елый-елый шашынган Әнисә коридорда аңын югалтып егыла. Аңына килеп, бераз хәл алгач, ул барысын да тормыш иптәше Илназга сөйли.
Әти кешенең карары катгый була: "Аллаһы Тәгалә безгә нинди бала насыйп иткән, шундыен үстерербез. Ләкин баланы пычак астына бирмибез". Балаларын алып алар янәдән туган авыллары Борнакка кайтып китә. Ләкин баланың баш авыртуларыннан ничек тилмергәнен күреп ана йөрәге түзми, табиблар тәкъдименә ризалаша.
Операция 6 айга кадәр генә уңай нәтиҗә бирә, аннан хәлләр янә мөшкелләнә. Икенче тапкыр шундый ук операциягә алынганчы дәвалаучы табиблары өченчесе булмаячагын әйтә, чөнки бала аны күтәрә алмаячак. Икенче тапкыр пычак астына керүнең уңай нәтиҗәсен бары бер ай гына күрә әти-әни. Бу вакытта Шәмсетдиновларның даими табиблары отпускада булу сәбәпле, икенче табиб Зәмирәнең башына шунт урнаштыра.
Ярты айдан кызның хәле кисәк кенә начарлангач, куелган шунтның брак булып, аның аша баш миенә инфекция керүе һәм шуның нәтиҗәсендә моңарчы баш миендә җыелган суның пычрануы да ачыклана. Ул чакта җиде аен тутырган Зәмирәгә баш миенә җыелган суны чистарту өчен тишек ясап, башына дренаж урнаштырыла һәм сабый ай буе шул ачык яра белән ятарга мәҗбүр була. Суы чистаргач яңадан шунт урнаштыралар һәм Аллаһыга шөкер, дип әйтик, Зәмирә бүгенге көндә дә шуның белән яши.
5 яше туласы баланы һәрберебез сөйләшә, йөгерә дип күз алдына китерәбез, ләкин Зәмирә әлегә боларны эшләргә өйрәнә генә. Баланың бу тормышка мәхәббәтен, аның тырышлыкларын күреп мин шатланып кайттым, юкса Борнакка юл алганда авыру бала белән ничек аралашырга, үзеңне ничек тотарга дип бик борчылган идем. Самими елмаюы, һәрбер килгән кешегә куануы мине тетрәндерде хәтта.
Чехиядә дәвалану курслары үтеп, баланы аякка бастырып буласын Әнисәгә дәвалаучы табиблар әйтә. Тик Әнисә материаль яктан мондый мөмкинлекләре булмауны белдерә, шулай да өметен өзми. Яхшы кешеләр ярдәме белән социаль челтәрдә Зәмирәгә ярдәм итү төркеме булдырыла һәм бүгенге көнгә (13.08.2015) 135 мең сум акча да җыелган.
Тик бу әле җитәрлек түгел, чөнки Чехиядә бер курс дәвалану 450 мең сум тора. Андый курсларның ничәү кирәк буласын да әлегә белми алар.
Кемнәндер гаеп эзләп йөрергә теләми Шәмсетдиновлар гаиләсе. Алар бөтенләй кеше сүзеннән курка, шуңа да әлегәчә төрле дәвалануларга каяндыр акча эзләп йөрмичә, үз көчләре белән бу авыр йөкне тартып баралар. Бары баланың өмет тулы карашын күреп, йөрәкләре сыкраганга гына алыналар алар акча җыярга.
Зәмирәбезнең киләчәк язмышында без дә үз эзебезне калдыра алабыз, бүген аңа 50, 100 сум да зур файда китерә алачак. Әйдәгез, шушы изге эштән читтә калмыйк, ярдәм итик.
Зәмирәгә ярдәм күрсәтү өчен реквизитлар:
Получатель: ШАМСУТДИНОВА АНИСА РАФИСОВНА
Счет получателя: 40817810862000490766
Банк получателя ОТДЕЛЕНИЕ №8610 СБЕРБАНКА РОССИИ Г. КАЗАНЬ
БИК банка получателя 049205603
Кор.счет 30101810600000000603
НОМЕР КАРТЫ: 5469 6200 1597 3926
Киви кошелек +79872840041
Мобильный банк 89872840041
МТС https://pay.mts.ru/webportal/payments либо *115#
А так же можно перевести с номера на номер с этих сайтов.
через Ruru https://www.ruru.ru/init-payment/19
Mobi money https://www.mobi-money.ru/order/meg
Зәлия ХӘСӘНОВА
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев