Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минтимер Шәймиев пенсия реформасына карата фикерен җиткерде

Ул реформаның котылгысыз булуын билгеләп узды.

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев пенсия реформасы турында закон проектына карата фикерен белдерде. Бу хакта ул кичә милли һәм төбәк гаммәви мәгълүмат чараларының VII форумының пленар утырышында әйтте.

Аның фикеренчә, пенсия реформасын иртәрәк башларга да була иде. Хәзер гомер озынлыгы арта барганда, реформаның котылгысыз булуын билгеләп үтте. "Аннан башка булмаячак та. Әгәр дә без пенсионерларыбызның билгеле бер вакыттан соң тиешле тупланмалары булып, үзләренә лаеклы картлык тәэмин итеп, дөнья күреп йөрүләрен теләсәк, бүтәнчә булмый. Без чит ил санаторийларында пенсионерларның күп булуын күрәбез. Көнләшеп тә куярлык. Мондый система үзен үзе аклый. Иң авыры - күчеш чоры", - диде Минтимер Шәймиев.

  • Дәүләт Думасы хатын-кызларның пенсиягә чыгу яшен63 кә, ир-атларныкын 65кә кадәр арттыру турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Минтимер Шәймиев форумда ясаган чыгышында Татарстанның газификация, тузган торакны бетерү, аннары торак белән тәэмин итү буенча социаль ипотека программаларын кертү кебек гамәлләрдә илдә алдынгы тәҗрибәсе турында сөйләде. Шулай ук, рухи тормышны үстерү, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу юнәлешендә башкарылган эшләргә тукталды.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Конечно,Шаймиев гомере буе корэк сэнэк тотып эшлэмэгэн бит ул.

    2
    X