Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мишә елгасы ярында кеше мәете калдыклары табылган

Татарстанда тикшеү органнары Мишә елгасы ярында кеше сөякләре калдыклары табылуы факты буенча башлангыч тикшерү уздыра, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте. Ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, 11 нче майда Лаеш районы Яушик авылында яшәүче, үз җирлегеннән ерак түгел елга ярында скелетка әверелгән кеше мәетләренә тап...

Татарстанда тикшеү органнары Мишә елгасы ярында кеше сөякләре калдыклары табылуы факты буенча башлангыч тикшерү уздыра, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, 11 нче майда Лаеш районы Яушик авылында яшәүче, үз җирлегеннән ерак түгел елга ярында скелетка әверелгән кеше мәетләренә тап булган. Башлангыч фаразларга караганда, элек бу урында зират булган, Куйбышев сусаклагычы барлыкка килгәч, аны су баскан. Хәзерге вакытта су кипкәч, кеше күмелгән урыннар ачылган. "Бу хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар уздырыла. Кеше калдыклары экспертизага җибәрелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк", - дип ассызыклыйлар тикшерү идарәсендә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев