Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мисырда моңарчы билгеле булмаган 30 саркофаг табылган

Табылган табутларны реставрацияләп, музейда урнаштырачаклар.

Археологлар Мисырда Луксордагы Әл-Асасиф зираты янында 30 саркофагка юлыккан. Бу хакта җирле порталга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. 

Фараоннарның 22нче династиясенә караган ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар бер метр тирәнлектәге агач төсле табутларда җирләнгән.

"Өч мең еллык табутлар яхшы сакланган, шул исәптән аларның төсләре һәм язулары да", — дип сөйләде Мисырның борынгы эшләре буенча Югары советының Генераль секретаре Мостафа Вәзири.

Табылган табутлар беркайчан да ачылмаган һәм аларга кагылмаганнар, дип ачыклык кертте Мисырның борынгы эшләре министры Халид әл-Инани.

Саркофагларны реставрациягә җибәрәчәкләр. Аннары аларны Зур Мисыр музеенда куярга ниятлиләр. 

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев