Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Митинглар һәм пикетлар уздыру буенча чаралар кырыслану турында - Фәрит Мөхәммәтшин

Россиядә митинглар һәм пикетлар уздыру буенча чаралар кырыслану катнашучыларның хокукларын кысу түгел, ә гражданнарның, учреждениеләрнең һәм оешмаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан эшләнелә. Бүген журналистлар белән очрашу барышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шундый фикер белдерде. "Дөньяда экстремистик эшчәнлек үсә барган шартларда тәртип һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен, миңа калса,...

Россиядә митинглар һәм пикетлар уздыру буенча чаралар кырыслану катнашучыларның хокукларын кысу түгел, ә гражданнарның, учреждениеләрнең һәм оешмаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан эшләнелә.

Бүген журналистлар белән очрашу барышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шундый фикер белдерде.

"Дөньяда экстремистик эшчәнлек үсә барган шартларда тәртип һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен, миңа калса, хокук саклау органнары бу закон проектын либеральләштерүгә каршы булачак. Вакыты җиткәч, республика парламентында без әлеге закон проектын караячакбыз. Татарстан Дүләт Советы планында бу бар", - диде ул.

"Бар мәсьәләләр дә митингларда гына хәл ителсә икән. Тиздән сайлау алды кампанияләре башлана һәм ММЧ каршында үзен күрсәтергә теләүчеләр шактый булачак. Сакалыңны кырырга өлгермисең, алар яңа идеяләр белән килә. Митингларда проблемаларның формаларын, сәбәпләрен бик сирәк табалар... Әмма халыкның фикерен җиткерергә дә хокукы бар", - дигән фикердә парламент җитәкчесе.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев