Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәп укучысы белән җенси мөнәсәбәткә кергән өчен, 24 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше кузгатылган

Татарстанда Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе органнары тарафыннан республика районнарының берсендә яшәүче 24 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше кузгатылган, ул мәктәп укучысы белән җенси элемтәгә кергән, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте. Тикшерү версиясе буенча, ул социаль челтәрләрнең берсе аша 13 яшьлек яшүсмер белән...

Татарстанда Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе органнары тарафыннан республика районнарының берсендә яшәүче 24 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше кузгатылган, ул мәктәп укучысы белән җенси элемтәгә кергән, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Тикшерү версиясе буенча, ул социаль челтәрләрнең берсе аша 13 яшьлек яшүсмер белән танышкан. Бераз вакыт үткәч, алар очрашкан һәм шул вакытта җенси элемтәгә кергәннәр. Соңыннан малай бу хәл турында дусларына сөйләгән һәм нәтиҗәдә, бу хокук саклау органнарына билгеле булган.

Кыз җинаять эшенә катнашы барлыгын тулысынча таныган. Хәзерге вакытта дәлилләр җыю һәм ныгыту буенча чаралар уздырыла.

Чыганак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев