Саба таңнары

Мәктәпләрдә акча җыярга ярый

Дәүләт Советы депутатлары мәктәптәге чаралар өчен акча җыюны тыю турындагы мәсьәлә буенча бәхәсләште. Мәгариф министрлыгы ата-аналардан акча һ.б. кыйммәтле әйберләр алуны тыйган иде.

Депутатлар мәктәп һәм балалар бакчаларының эшчәнлеге камилләшү өчен ирекле хәйрия һәм иганәчелек ярдәмнәре кирәк, дип белдерде. Мәгариф министрлыгы урынбасарлары әлеге тыюның ата-аналар зарлану аркасында кертелүен искә алды. Шулай да яңа уку елы алдыннан депутатларның әйткәннәренә таянып, бу тыюга үзгәрешләр кертергә вәгъдә иттеләр.

Безенең гәҗит

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: