Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәпне саклап калу өчен борынгы мәчетне сүтәргә туры килде

Бүген "Ак калфак" оешмасы хатын-кызлары Удмуртиядә мөселман балалары укыган мәктәп эшчәнлеге һәм Җәмигъ мәчет белән танышты.

Удмуртия башкаласы Ижевскиның Җәмигъ мәчет ишегалдында урнашкан мәктәпне саклап калу өчен борынгы мәчетне сүтәргә туры килгән. Бу хакта бүген мәчет имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов "Ак калфак" оешмасы вәкилләре белән очрашуда әйтте. Удмуртиядә Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының күчмә утырышы үтә.
 
Ижевскида бүген өч мәчет эшли. Исмәгыйль хәзрәт сөйләгәнчә, иң беренче мәчет заводлар төзелгән чорда патша хөкүмәте акчасына татарлар яшәгән урамда 1846 елда төзелгән булган. Завод территориясе киңәйтелгәндә ул сүтелә. Икенче мәчетне 1916 елда татарлар үзләре төзи. 1932 елда янә завод киңәйтелгәндә аны бүгенге Азин урамы - тарихи Татар бистәсенә күчерәләр.
 
"Мөселман ата-аналар үтенече белән 2015 елда Ижевскиның 97нче мәктәбенең 3 һәм 7нче корпуслары 1996 елда ачылган Җәмигъ мәчет ишегалдында төзелде. Биредә 1-9 сыйныфларда мөселман балалары укый. Кызлар яулыктан йөри. Уку программасы гадәти мәктәптә кебек. 2-9 сыйныфларда татар теле дәресләре керә. Дин нигезләре дәрестән тыш, кич белән мәчеттә үткәрелә", - дип сөйләде хәзрәт.
 
 
Имам-хатыйб сөйләгәнчә, Җәмигъ мәчет янында торган иске агач мәчет бинасы кирпеч белән әйләндереп алынганга күрә янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килмәгән. "Мәктәпне ябу куркынычы туды. Йөз еллык мәчетне сүтәргә мәҗбүр булдык. Аны Юкамен районына күчереп куярга планлаштырдык. Ул ел яңгырлы килде, бүрәнәләргә зыян килде. Аллаһы шулай язгандыр инде", - ди Исмәгыйль хәзрәт. Иске мәчет урыны буш тормый, анда 2016 елда яңа мәчет төзелә.
 
"Безнең мәхәлләдә мөселманнарның күпчелеге татарлар. Мәктәптә дә күбесе татар балалары. "Җылы яклардан" килгән халыклар иң беренче шушы мәктәпкә балаларын бирергә тели. Əмма бездә белемгә таләпләр югары. Мәктәбебез гастарбайтерлар мәктәбенә әверелмәсен иде инде дип куркабыз", - диде хәзрәт.
 
"Ак калфак" Бөтендөнья татар-хатын кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова мәктәпкә һәм мәчеткә Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән татар китаплары, оешма исеменнән "Тәрбия дәресләре" видео дискын бүләк итте.

Фото: Лилия Гаделшина

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев