7 декабрь 2018 яңалыклары
-
20 декабрьдән Татарстанда салютлар һәм фейерверклар куллану тыелачак
Республикада пиротехниканы бары тик махсус урыннарда гына кулланырга рөхсәт ителәчәк.
-
Мәскәүдә Чыңгыз Айтматовка һәйкәл ачылды
Тантаналы ачылышта Мәскәү мэры Сергей Собянин, Россиянең мәдәният министры Владимир Мединский, Кыргызстан Республикасы Президенты катнашты.
-
Татарстанда алимент түләмәүче 2 меңнән артык хатын-кыз исәпләнә
Алимент түләмәүчеләр, кагыйдә буларак, 30-42 яшьләрдәге кешеләр.
-
Әниле йорт – нурлы йорт
4 декабрьдә Туктар авылында яшәүче Фәрдәнә Юныс кызы Юнысовага 90 яшь тулды.
-
Роспотребнадзор: Татарстанда грипп эпидемиясе декабрь ахырында көтелә
Бүген Россиянең өч төбәгендә грипп буенча эпидемиологик чик арткан.
-
Дәүләт Думасында автомобильләргә налогны бетерергә тәкъдим иттеләр. Барысына да түгел…
Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов 10 елдан өлкәнрәк һәм бәясе 1 миллионнан артык булмаган автомобильләргә налогны бетерергә тәкъдим итте.
-
Рабит Батулла татар фильмы татар телендә төшерелергә тиешлеген әйтә
Халык язучысы Рабит Батулланың “Кичер мине, әнкәй!” пьесасы буенча төшерелгән фильмның режиссеры - Фәрит Дәүләтшин, продюсеры - Наталья Топал.
-
Татарстанда бүген кич көчле кар явуы көтелә
Синоптиклар юлларда кар көртләре хасил булуы хакында кисәтә.
-
Көтеп ятып эш чыкмый
Еш кына сау-сәламәт кешеләрнең тормыш авырлыгына зарланганын ишетәбез. Аяк-куллары йөреп торса да, күзләре күреп, колагы ишетсә дә, адәм баласына барыбер нидер җитми. Ә менә физик мөмкинлеге чикләнгән Марат белән Алинә яшәү ямен тапканнар.
-
ДӨМ ЯТИМ ҮСКӘН ФӘҺИМӘ
Татарда “Һәр кеше җиде буын бабасын белергә тиеш”, диләр. Мин дә әби-бабайларым белән кызыксына башладым һәм бистәбездә яшәүче тарихчы Равил абый Гомәровка мөрәҗәгать иттем. Моның хикмәте шул: мине үстергән Галимә әбинең сөйләве буенча, безнең нәсел җепләре Сабага беренче килеп утырган Мәмәт картка барып тоташканын белә идем. Равил абый Гомәровта безнең әби-бабайларга кагылышлы дәлилләр күп булып чыкты. Менә шул көннәрдә эзләп тә тапты инде мине әбиемнең туганнан туган сеңлесе Фәһимә Исмәгыйль кызы. Ул кире какмаслык дәлилләр белән үзенең әбиемнең әнисе Зөһрәбикәнең иң кече энесенең кызы булуын дәлилләп күрсәтте. Шулай ук үзен Исмәгыйль бабайлар алып үстерүләрен дә яшермәде. Кызыксынуымны сизенеп, үзенең авыр һәм ачы тормыш юлын бәян итте.
-
Мәктәпне саклап калу өчен борынгы мәчетне сүтәргә туры килде
Бүген "Ак калфак" оешмасы хатын-кызлары Удмуртиядә мөселман балалары укыган мәктәп эшчәнлеге һәм Җәмигъ мәчет белән танышты.
-
Раил Садриев Виктор Сухоруковны Буага китерергә җыена
Җәй көне Буада “Буа: диалог киңлегендә” халыкара фестивале уздырыла.
-
Казанда яшәүчеләр үз балаларын Җәннәт, Мирон һәм Хәлид дип атадылар
Бер атна эчендә Татарстан башкаласында 212 кыз һәм 201 малай дөньяга килгән.
-
Ә өеңне сүттерсәләр?
Сезнең гади кеше мәнфәгатен кайгырткан, аңлаешлы да, уңайлы да булган нинди дә булса берәр законны күргәнегез бармы? Минем юк. Менә авыл кешесенең үз көче, үз тырышлыгы белән тырмашып төзегән йорт-җирләрен, каралты-кураларын рәсмиләштерүдә генә дә инде күпме үзгәреш булды. Җиргә бәйлеләре дә гел өстәлеп, үзгәреп, яңарып тора. 2000 нче еллар башында, без өйне, җирләрне рәсмиләштерү артыннан йөри башлаганда, бу төр хезмәтләр бик катлаулы, кәгазь боткасы күп иде. Шул сәбәпле, ничә башлап, ничә ташласам да, шөкер, бар сабырлыгымны туплап, бу эшнең очына чыга алганмын.
-
Лилия Хәйруллинаның полициядә "төнге маҗаралары"ның ничек тәмамлануы билгеле
Лилия Хәйруллина тормышында күңелсез хәл булганын хәбәр иткән идек: җырчы үзенең янчыгын югалткан. Алай гына да түгел, янчык эчендәге машина йөртү таныклыгы, башка документлар, карточкалар, дисконткалар, акчалар "очкан" иде.