Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәүләт Думасында автомобильләргә налогны бетерергә тәкъдим иттеләр. Барысына да түгел…

Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов 10 елдан өлкәнрәк һәм бәясе 1 миллионнан артык булмаган автомобильләргә налогны бетерергә тәкъдим итте.

Әлеге тәкъдим Сәүдә һәм сәнәгать министры Денис Мантуровка җибәрелгән, дип яза  «РИА Новости».

Тормыш дәрәҗәсе бик үк югары булмаган күп кенә гражданнарга инде кулланылган иске машина сатып алырга туры килә, уртача исәпләгәндә, тотылган автомобильнең яше 10 елдан артып киткән була. Мондый машиналарга налог түләтеп, дәүләт тормыш дәрәҗәсе болай да югары булмаган халыкның хәлен тагын да начарайта, — ди депутат.

Власов шулай ук транспорт налогын двигательнең куәтенә карап исәпләү дә «гадел түгел, чөнки ике бертөрле куәтле, әмма төрле елларда чыгарылган машиналарның бәяләрендә зур аерма бар».

Фото: https://pixabay.com | Greyerbaby

http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X