ДӨМ ЯТИМ ҮСКӘН ФӘҺИМӘ
Татарда “Һәр кеше җиде буын бабасын белергә тиеш”, диләр. Мин дә әби-бабайларым белән кызыксына башладым һәм бистәбездә яшәүче тарихчы Равил абый Гомәровка мөрәҗәгать иттем. Моның хикмәте шул: мине үстергән Галимә әбинең сөйләве буенча, безнең нәсел җепләре Сабага беренче килеп утырган Мәмәт картка барып тоташканын белә идем. Равил абый Гомәровта безнең әби-бабайларга кагылышлы дәлилләр күп булып чыкты. Менә шул көннәрдә эзләп тә тапты инде мине әбиемнең туганнан туган сеңлесе Фәһимә Исмәгыйль кызы. Ул кире какмаслык дәлилләр белән үзенең әбиемнең әнисе Зөһрәбикәнең иң кече энесенең кызы булуын дәлилләп күрсәтте. Шулай ук үзен Исмәгыйль бабайлар алып үстерүләрен дә яшермәде. Кызыксынуымны сизенеп, үзенең авыр һәм ачы тормыш юлын бәян итте.
“Мин бит хастаханәдә үскән кыз бала, – дип башлады ул сүзен. – Авырулар белән шыплап тулган бүлмәләр буйлап йөгереп йөргәнемне хәзер дә хәтерлим. Сугыш вакыты, шуңа да яралылар күп ята иде биредә. Алар миңа үзләренә дә җитмәгән ипи кисәкләрен, аз-маз булса да шикәр бирәләр, җәен җиләк җыеп ашаталар. Сугышның авыр көннәрендә әти буласы кеше: “Кызым, әйдә безгә. Инде зур үсеп киләсең, сиңа әти-әни тәрбиясе кирәк”, – дип үзләренә кайтырга тәкъдим ясады. Бәләкәй кызчык булсам да, үземнең башка балалар кебек яраткан әти-әнием булуын бик тели идем. Хәтерлим әле, озатырга чыккан солдат абыйларның үз-үзләрен тыя алмыйча арттан елап калганнарын. Шушы хастаханәдә туганымны, әнием мине дөньяга китергәндә үлгәнен беләләр иде алар. Үстергән әнием Өммегөлсем исемле иде. Ә чын әтием кайчандыр безне калдырып киткән, сугышның беренче көненнән фронтка алынган. Әтием Исмәгыйль моны ишетеп белгән һәм беренче мәртәбә яраланып кайткач, үзләренә алырга булган. Әниемне яратсам да, бу йортта артык кашык идем. Бу хәлләрне күреп, ишетеп белгән күрше Миңнехан бабай берничә мәртәбә үзләренә бирүләрен сорап керсә дә, әтием: “Юк”- дигән. Әтием терелеп яңадан сугышка китте. Өйдә тормышлар авыр иде, ашарга җитми, ачлык хөкем сөрә. Бәләкәй кыз булсам да: “Их, тамагым туйганчы ашар идем”,– дип елый идем. Икенче тапкыр яраланып кайткач әтием үләр алдыннан әниемә: “Бу кызымны күз карасыдай сакла. Мин күземне йомсам, Миннеханнарның яңадан үзләренә бирүләрен сорап керәселәрен беләм. Бирмә!” – дип әйтеп калдырган. Әнием үз итмәсә дә, мине аңа бирмәгән. Шулай бервакытны урамда уйнап йөргәндә күрәм: әни безгә туган бер апа белән кайтып килә. Кулында сумка күргәч, йөгереп барып: “Әни, нәрсә алып кайтасың?”- дип сорадым. Ә теге апа: “Кит моннан. Яратмыйм шушы ятсызны. Сиңа түгел ул, апаң Асия авырып ята шуңа ул”,– дип мине куып җибәрде. Бу апа әнинең бик якын туганы иде. Мин өйгә кайтканда ул әйбер түгел, ә майлы кәгазе дә калмаган иде. Укырга бик яшьләй бирделәр. Әниемнең туганы: “Ник аны шушы яшеннән газаплыйсың, бик яшь бит әле ул”,–дигәч, әнием: “Укый алмаса ташлар” дип кенә җавап кайтарды. Яшемне дә белүче юк иде, таныклыгымда да яшем дөрес күрсәтелмәгән дип уйлыйм. Бервакыт почта таратучы Мөнирә апа: “Сеңлем, почтага әниең белән кереп алыгыз, сиңа акча бар иде”, – диде. Моны өйгә кайтып әйткәч, әни дулады. Бу хакта белергә тиеш булмаганмын. Ике йөз сумнан артыграк күп акча иде ул. Миңа бишмәт алырга дип җибәрелгән булган. Бишмәт эләкмәсә дә, аяк киемле итте әнием. Ун яшьтән каникулда колхоз эшенә йөри башладым. Бервакыт авырып сандык өстендә ятып торам, Муса абыйның әнисе җиңги килде. Ятканымны күргәч: “Авырыймы әллә?”– дип сорады. “Авырый пычагым, ялкау бит ул. Эшкә барасы килмичә ята”,– диде әнием. Кем керсә дә, ул шулай сөйли иде. Ә җиңги: “Фәһимәгә бәләкәй генә бүләк-күчтәнәч алып килгән идем. Үзенә бирәсем килә иде, алайса тегесен дә кызың Асиягә биргәнсең”,–дип әйтеп куйды. Мин шунда мине дә белүче бар икән бит әле дип уйлап бетермәдем, җиңги: “Ник алай эшлисең? Ятимә бит ул. Бала кеше авырмаса яткырып булмый аны”- диюенә каршы әнием: “Аның Асиясе дә ятимә бит”,-дип куйды. “Анысы ятимә түгел, анысының син бар”,– дип җавап кайтарды җиңги. “Ә моның беркеме дә юк, үзенә бирә күр, мин риза түгел алайса,” дип чыгып китте җиңги. Шулай бервакыт күрше Һәдия апа: “Балакаем, әтиең кайткан бит”- дип сөенче алды. Ләкин әни мине этеп җибәреп үзе чыгып китте. Бу вакытта да нәрсә өчендер үземнең чын әтиемне күрмәскә тиеш идем, акчаларны да шул җибәреп торган бит. Әнием миннән нәрсәнедер яшерә иде. Бераздан артыннан чыксам да, безнең өйдән шактый ерак киткән яхшы киенгән матур гәүдәле әтиемне генә күреп калдым. Шул гомердән бүтәнчә чын әтиемне күргәнем булмады. Сигезенче классны тәмамлагач, яшелчә киптерү заводына эшкә кердем. Хыялым тормышка ашып тамагым туйганчы ипи ашый башладым. Кичке мәктәпкә йөреп укыдым. 1963 елда газета редакторы Хөснулла абый Шәфигуллин типографиягә хәреф җыючы итеп алды. Эшемне яратып башкардым, һәрвакыт мактаулы хезмәткәр булып 1993 елда пенсиягә чыктым. Әнием соңгы елларында авырды. “Кызым, син мине гафу ит, мин сине артык кашык итеп үстердем. Әтиең Исмәгыйль хөрмәтенә генә безнең гаиләдә яши алдың. Мин сине кагып бик зур ялгышлык эшләгәнмен”, – дия иде. Әниемне дә, апам Асияне дә соңгы көннәренә кадәр үзем тәрбияләп, үзем карап, олылап соңгы юлга озаттым. Авыр булды тормыш сукмакларым, бик авыр. Ләкин туры юлымнан барып менә шушы яшемә кадәр килеп җиттем. Төп тудырган әниемне һәм миңа күпмедер булыша алган чын әтиемнең кем икәнлекләрен белмәсәм дә, үземне бәхетле саныйм. Авыр сугыш елларында үземне алып үстергән әти-әниемә рәхмәтлемен”,– дип тәмамлады ул сүзен.
Автор буларак, коточкыч авыр тормыш юлы узган Фәһимә әби Мостафина каршында башымны иям, ул авыр сынауларын узса да, тормышка ышанычын җуймаган, югалтмаган, үзенең бу яшәештә лаеклы урынын таба алган. Яшьлеген сугыш урлаган ветеран үзе ярган сукмактан туры карап яшәвен дәвам итә. Рәхмәт аларга, нинди генә авырлык килсә дә, ышанычлы үз юлларын таба белгәннәргә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев