Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әниле йорт – нурлы йорт

4 декабрьдә Туктар авылында яшәүче Фәрдәнә Юныс кызы Юнысовага 90 яшь тулды.

Фәрдәнә апа гомер буе хезмәтне яратып, хәрәкәттә-бәрәкәт, дип яши.   13 яшеннән  сарыклар карый башлый.  Аннан симертү үгезләрен тәрбияли. «Ул чорларда бөтен эшне кул көче белән башкардык. Утын кисеп, малларга су җылыта идек. Иңнән чиләк-көянтә, кулдан авыр йөк төшмәде.  Яшьтән нык булдым, авырып азапланмадым. Быел гына таушалдым», – ди Фәрдәнә апа.  1983 елда, колхозда терлекче булып эшләп лаеклы ялга чыккач та, биш ел яраткан хезмәтеннән аерылмый ул. Бүгенге көндә улы Рушан, оныгы Рәфит гаиләләре тәрбиясендә гомер кичерә. Олы килене Тәнзилә апа белән 45 ел,  кече килене Гүзәлия белән 9 ел дус-тату, бер-берен хөрмәт итеп яшиләр. «Ике киленем дә бик әйбәтләр, бик тәрбиялиләр, бүгенге тормышыма шөкрана кылып яшим. Оныкларым, киявем дә бик хөрмәтли.  Миңа кылган игелекләрен үзләре балаларыннан меңе белән күрсеннәр», – ди Фәрдәнә әби.  Аны  олы юбилее белән башкарма комитет аппараты җитәкчесе  Марат Кәримов, «Балкыш» үзәге җитәкчесе Рөстәм Равилин, Килдебәк авыл җирлеге сәркатибе Эльмира Исмагыйлова  тәбрикләп, Россия Президенты  Владимир Путинның Котлавын тапшырдылар.

Фәридә Вилданова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X