Мошенниклар пенсионерларны алдауның яңа ысулын уйлап тапканнар
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге халыкны фондның клиентлар хезмәтенә кабул итүгә чакыру белән бәйле яңа алдау схемасы барлыгы турында кисәтә
Соңгы вакытта республика халкына Социаль фонд исеменнән шалтырату очраклары ешайды. Шалтыратучылар "шәхесне ачыклау" өчен кәрәзле телефон номерын хәбәр итүне таләп итәләр, баш тарткан очракта пенсиядән мәхрүм итү белән куркыталар.
Мошенниклар пенсионерларның шәһәр номерларына шалтыраталар һәм, гражданның фамилиясе иминият стажы җитмәгән кешеләр исемлегендә бар дип алдап, ультиматум формасында клиент хезмәтенә язылырга тәкъдим итәләр. Шул ук вакытта алар сөйләшү язылып барылырга тиеш, ә бу мәсьәлә буенча кабул итү талоны бирелми дип ышандыралар. Шәхси мәгълүматны бирүдән баш тартуга җавап итеп, пенсиядән мәхрүм итәбез дип куркыталар.
Социаль фонд хезмәткәрләре беркайчан да телефоннан шалтыратып кәрәзле телефон номерларын, паспорт мәгълүматларын, СНИЛС яки СМС кодларын сорамыйлар. Пенсия түләү һәм иминият стажы белән бәйле барлык мәсьәләләр бары пенсионер клиент хезмәтенә документлар белән мөрәҗәгать иткәндә генә хәл ителә. Ашыгыч рәвештә ачыкланырга тиешле фамилияләре булган бернинди "исемлекләр" дә юк.
Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге билгесез кешеләр белән диалогка кермәскә, шәхси мәгълүматларны хәбәр итмәскә һәм мошенниклар атаган номерлар буенча кире шалтыратмаска киңәш итә. Шикле шалтыратулар булган очракта, сөйләшүне шунда ук туктатырга һәм полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
"Пенсиядән мәхрүм итү куркынычы һәм шәхси мәгълүматны хәбәр итү таләбе белән шалтыратуларның барысы да - мошенниклык. Социаль фонд хезмәткәрләре гражданнарга мондый таләпләр белән шалтыратмый. Республика халкын уяу булырга һәм провокацияләргә бирелмәскә чакырабыз", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев