Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

#МойТатарстан Республика фотоконкурсында 2 көн эчендә 24 iPhone-12 бүләк иттеләр

Бәйгедә ТР халкының 115 меңнән артык фотосурәте катнашты һәм аларның саны арта бара. ТР халкы ия булган 24 iPhone-12 һәм унар меңләп катнашучы - #МойТатарстан республика фотоконкурсының беренче ике көне нәтиҗәләре шундый. Бүген - социаль челтәрләрдә масштаблы онлайн-шоу трансляциясе белән конкурсның өченче, финал көне!

Татарстан Республикасының теләсә кайсы кешесенең кыйммәтле гаджет алу мөмкинлеге әлегә бар: бүген 20:00 сәгатькә кадәр үз сайлау участогында фотога төшәргә һәм ВКонтакте яки Instagram социаль челтәрләренә #МойТатарстан хэштегы белән фото яки селфи урнаштырырга кирәк.

19 сентябрьнең 14:00 сәгатенә:

  • җиңүчеләр 30 iPhone алды;
  • 115 меңнән артык фоторәсем катнашты.

 

Ә бүген Татарстан социаль челтәрләренең иң эре берләшмәләрендә «Мой Татарстан» онлайн-марафоны трансляциясе бара. Һәр сәгать саен 20:00гә кадәр #МойТатарстан фотоконкурсында катнашучыларның iPhone-12 иясе булу мөмкинлеге бар!

Онлайн-марафонның 13 сәгате эчендә кулланучылар Татарстан Республикасының иң яраткан халык артистлары Салават Фәтхетдинов һәм Винера Ганиева чыгышын, Татарстан Республикасының төп символларын сайлау проекты финалын, "Татарстар.Наследие." проектлары финалын, “Жырлыйк але, матурым” тамашасын, шулай ук татар эстрадасының яшь, популяр башкаручыларының җырларын күрәчәк. Төп концерт программасын 18:00 сәгатьтә Салават ачачак.

Республиканың һәр кешесе катнаша һәм 36 iPhone-12нең берсен ота ала! Катнашу кагыйдәләре турында тулырак мәгълүматны сез монда укый аласыз.

Призларга көрәшү өчен, бары тик үз сайлау участогында фотога төшәргә һәм фото яки селфины үзегезнең ВКонтакте яки Instagram социаль челтәрләренә #МойТатарстан хэштегы белән урнаштырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X