Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Мәрҗәни» мәчетендә Илһам Шакировның ел ашы уздырылды

Легендар җырчыны искә алырга татар зыялылары чакырылган иде.

Бүген «Мәрҗәни» мәчетендә татар зыялылары Илһам Шакировны искә алдылар. Татар халкының бөек җырчысы нәкъ бер ел элек 16 гыйнварда вафат булган иде.

Илһам Шакировның ел ашында тантаналы һәм рәсми чыгышлар булмады. Коръән ашы дини кануннар буенча тыйнак кына үтте. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җырчының рухына дога кылды.

Салават Камалетдинов

Мәҗлесне Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов алып барды. «Татар булганда Илһам Шакиров яшәр, Илһам Шакиров җырлары булганда татар яшәр», — дип, легендар җырчыны онытырга ярамаганлыгын ассызыклады ул.

Коръән ашына Илһам Шакировның туганнары, артистлар, галимнәр һәм дин әһелләре чакырылган, шулай ук җырчыны искә алырга дип, аның 91 яшьлек апасы Зәйнәп Гәрәева да килгән иде. Кичәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин да бар иде.

«Ул исән вакытта, авырганын белсәк тә, күңел тыныч иде. Илһам абый исән әле, терелер, озак яшәр шикелле иде. Бик авыр кичердек бу югалтуны. Ничек булса да, без аның җыр байлыгын саклап калырга, яшьләргә тыңлатырга тиешбез», — ди Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова.

Кичәне мәдәният министрлыгы һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе дирекциясе оештырган.

Фото: архив/Владимир Васильев, Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев