16 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
«Мәрҗәни» мәчетендә Илһам Шакировның ел ашы уздырылды
Легендар җырчыны искә алырга татар зыялылары чакырылган иде.
-
«Ак Барс» Кытайда җиңелде
Казан хоккейчылары, Пекин командасына 2 алкага калышып, оттырды.
-
Путин Медведевны Иминлек Советы Рәисе урынбасары итеп билгеләде
Тиешле указ Кремль сайтында урнаштырылган.
-
Татарстан халкы «Казан» аэропортын бизәүдә иң яхшы концепция өчен тавыш бирә ала
Тавыш бирү Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында башланды.
-
Саба гимназиясе укучылары әфганчылар һәйкәлен кардан арындырды
Саба гимназиясе укучылары, районда нинди генә чара булмасын, гел активлык күрсәтә. Күңел ачу чарасымы ул, изгелек эшләүме – без гел алгы сызыкта. Күптән түгел гимназиябезнең 6 А сыйныфы укучылары үзләре белеп, үз теләкләре белән әфганчылар һәйкәлен кардан чистартты.
-
Татарстанның җиде районында бер ел эчендә туучылар саны артты
Узган ел республиканың 506 гаиләсендә игезәкләр, ә алты гаиләдә өч игезәк бала дөньяга килгән.
-
Татар дәүләт филармониясе артистлары Илһам Шакиров каберен зиярат кылды
Бүген бөек җырчының вафатына бер ел тулды.
-
17 гыйнварда +3 градуска кадәр булачак
Юлларда бозлавык саклана.
-
Татарстанда төзелешкә рөхсәт бирү хезмәтен электрон форматка күчерделәр
Гариза 5 эш көне эчендә белгечләр тарафыннан каралачак.
-
Аномаль җылы булу сәбәпле, Казанда ачык һавадагы шугалаклар ябылды
Синоптиклар фаразларынча, башкалада температура +4 градуска кадәр күтәреләчәк.
-
«Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Яңа ел чыршысы ябылу тантанасына экскурсия
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәге ндә, 2020 нчы елның 1 нче заезд социаль хезмәт алучы олкәннәребез өчен 13.01.2020 кичендә, Яңа ел чыршысы ябылу тантанасына экскурсия оештырылды. Авыл халкы һәм килгән кунаклар өчен матур концерт программасы һәм кызыклар уеннар оештырылды.
-
Фирдүс Тямаев 8 сәгать буена концерт куйган
Фирдүс Тямаев Ульяновск шәһәрендә сигез сәгать буе концерт куйган. Бер көндә рәттән ике сеанс концерт тоташ барган дисәк тә була, чөнки арасында бер сәгать тә тәнәфес булмаган.
-
Депутат Марат Галиев гражданнарны кабул итте
Бүген 2020 нче елның 16 нчы гыйнварында Саба җирле бүлегенең «Бердәм РОССИЯ» партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев гражданнарны кабул итте.
-
Татарстанда юл-транспорт һәлакәтеннән соң машина янган, ике кеше зыян күргән
Авария бүген иртән Шәле — Саескан Тавы юлында булган.
-
Казанның танылган тавыш режиссеры «Холоп» фильмында үз аудиоязмасын таныган
«Летел голубь» җыры Елена Фролова башкаруында «Сибирский тракт» студиясендә яздырылган.