Бүген бөек җырчының вафатына бер ел тулды.
Бүген Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе ветеран артистлары, хезмәткәрләре һәм дин әһелләре Яңа бистә татар зиратында Илһам Шакировның каберен зиярат кылды. Бу хакта филармониянең матбугат сәркатибе Зимфира Гыйльметдинова хәбәр итте.

"Көндез Илһам ага рухына Мәрҗани мәчетендә Коръән укылачак", - диде ул.

Бүген Илһам Шакировның вафатына нәкъ бер ел тулды.

Фото: Татар дәүләт филармониясе
Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев