Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда төзелешкә рөхсәт бирү хезмәтен электрон форматка күчерделәр

Гариза 5 эш көне эчендә белгечләр тарафыннан каралачак.

Татарстанлылар төзелешкә рөхсәтне электрон форматта ала алалар, ә аны бирү вакыты 7 көннән 5 көнгә кадәр кимегән. Гариза бирү өчен Бердәм идентификацияләү һәм аутентификацияләү системасында стандарт яки расланган хисап язмасына ия булырга кирәк.

Бу хезмәт физик һәм юридик затлар өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында электрон рәвештә күрсәтелә. Гариза 5 эш көне эчендә белгечләр тарафыннан каралачак. Кулланучылар гариза статусын үзгәртү турындагы хәбәрләрне шәхси кабинетта карый алачаклар, дип хәбәр итә ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X