Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба гимназиясе укучылары әфганчылар һәйкәлен кардан арындырды

Саба гимназиясе укучылары, районда нинди генә чара булмасын, гел активлык күрсәтә. Күңел ачу чарасымы ул, изгелек эшләүме – без гел алгы сызыкта. Күптән түгел гимназиябезнең 6 А сыйныфы укучылары үзләре белеп, үз теләкләре белән әфганчылар һәйкәлен кардан чистартты.

Без гимназиябездә тимурчылык эше белән күптәннән шөгыльләнәбез. Бу эштә һәр укучы бик теләп катнаша. Ватаныбыз тарихының истәлекле даталарына багышланган акцияләрдә катнашабыз, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне ачыклап, исемлек булдырдык, сугыш һәм тыл ветераннарына шефлык оештырабыз. Һәр сыйныфка шефлык итү өчен ярдәмгә мохтаҗ әби-бабайлар билгеләнде. Аларның өйләренә барып, көчебездән килгәнчә ярдәм итәбез: кышын өй тирәләрен кардан чистартабыз, ә яз-көз көннәрендә бакча эшләрендә булышабыз, өй тирәләрен чүп-чардан  арындырабыз.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев