Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан халкы «Казан» аэропортын бизәүдә иң яхшы концепция өчен тавыш бирә ала

Тавыш бирү Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында башланды.

Татарстан халкы, Габдулла Тукай исеме бирелү уңаеннан, «Казан» халыкара аэропортын иң яхшы бизәү эше өчен тавыш бирүдә катнаша ала. Бу хакта аэропортның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, иҗади төркемнәр бизәүнең биш вариантын эшләгәннәр. Болар - «Тукай илһамчысы», «Шигъриятнең көмеш җепләре», «Тукай нуры», «Карлыгач артыннан бар», шулай ук «Тукай юлы». Ошаган вариант өчен тавышны дәүләт хезмәтләре порталында «Халыктан сораштырулар» бүлегендә яки сылтама буенча бирергә мөмкин.

«Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталында исәпкә алынып, авторизацияләнергә кирәк», — диелә хәбәрдә.

Концепциянең ахыргы варианты тавыш бирү нәтиҗәләрен исәпкә алып әзерләнәчәк.

  • Россия аэропортларына бөек ватандашларның исемнәрен бирү буенча «Россиянең бөек исемнәре» конкурсы 2018 ел ахырында уздырылды.

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X