Саба таңнары

Мәскәүдә банктан 21 миллион сум урлаганнар

Мәскәүнең төньяк-көнчыгышында билгесез зат корал белән янап, банктан 21 млн сум урлаган. Бу хакта башкала полициясе матбугат хезмәтенә сылтама белән «ТАСС» хәбәр итә.

«Кичә кичке 7 тирәсендә Яблочков урамындагы банкка билгесез зат кергән, пистолет белән янап, учреждение хезмәткәрләрен бәйләп куйган һәм сейфтан 21 млн сум урлап качкан», дигәннәр матбугат хезмәтендә.

Талау нияте белән һөҗүм итү факты буенча җинаять эше кузгатылган. Оперативниклар җинаятьчене ачыклау һәм тоткарлау өчен видеокүзәтү камералары язмаларын өйрәнә.

http://tat.tatar-inform.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: