Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүдә беренче кар яуган

Россиянең Европа өлешендә бүген төнлә җиңелчә кырау төшәчәк, дип кисәтә белгечләр.

Мәскәүдә беренче кар төшкән. Бу хакта һава торышы үзәге белгече Евгений Тишковецка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Башкалада беренче кар катламы ноябрь башында көтелә, дип әйтте белгеч.

Һава торышы үзәге мәгълүматлары буенча, Мәскәүдә бүгенге төн ай башыннан алып иң салкыны булган. Иртәнге сәгать алтыга ВДНХ метеостанциясендә термометр баганасы плюс 2,8 градуска төшкән. 

Синоптиклар сүзләренчә, һава температурасы төньяк-көнчыгышка китүче “Джессика” циклоны аркасында төшкән. Ул салкын һава агымына юл ачкан. Россиянең Европа өлешендә бүген төнлә җиңелчә кырау төшәчәк, дип кисәтә белгечләр.

Фото: https://pixabay.com | apreklama

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев