5 октябрь 2018 яңалыклары
-
Оет авыл клубында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты
1 октябрь көнне Оет авыл клубында китапханә белән берлектә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Сез булганга көзләр ямьле» исемле бәйрәм концерты булып узды.
-
Сугыш ветераннарын торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән азат итәргә тәкъдим итәләр
Бу турыдагы карар Казанда «Бердәм Россия» партиясе Тарафдарлар клубының чираттагы утырышында кабул ителгән.
-
Россия режиссеры һәм кинооператоры Мәхмүт Рәфыйков вафат
Ул Юрий Гагарин, Алексей Леонов, Валентина Терешкова һәм күп кенә космонавтларның корабы җиргә төшкәннән соң, беренче булып кинотасмага төшергән.
-
"Болгар радиосы"ның “Үткәннәр сагындыра” концерты онлайн
Концерт 6 октябрьдә 18.00 сәгатьтә башлана.
-
Юлбат мәдәният йортында ”Чын күңелдән ...” дип исемләнгән бәйрәм концерты
2 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә, Тенеки авыл клубы, Юлбат төп мәктәбе, Юлбат авыл җирлеге, Юлбат хуҗалыгы, Абдуллин Ф.Х. КФХ, ИП Хәбибуллина С.Н белән берлектә”Чын күңелдән ...” дип исемләнгән бәйрәм концерты оештырылды, чәй табыны әзерләнде.
-
Арча районында 18 бала хушбуй белән агуланган
16 кеше хастаханәдә ята.
-
Үзшөгыльле гражданнар өчен салым турында закон проектын Дәүләт Думасына керттеләр
Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов яңа салым - “һөнәри керемгә салым” дип аталачак, диде.
-
Президент мараллары Татарстан урманнарына ияләшкән һәм нәсел калдыра башлаган
Татарстанның кыргый табигатенә асыл боланнарны кайтару программасы уңай нәтиҗәләр бирә.
-
Казан үзәгендә автокран асфальт астына төшеп киткән
Убылу Толстой һәм Бутлеров урамнары киселешендә хасил булган.
-
МӨГАЛЛИМӘ ИСТӘЛЕКЛӘРЕ
1928 елның 26 сентябрендә Арча районы Сеҗе авылында Хаҗи абый гаиләсендә дөньяга аваз салган Марзыя апа Гатауллина бу көннәрдә гомер бәйрәмен – 90 яшен каршылады. Мәгариф ветераны үткәннәрен янәдән күңеленнән кичереп, истәлек-хатирәләре белән уртаклашты.
-
Килдебәктә өлкәннәр өчен әдәби-музыкаль кичә
Өлкәннәр көне уңаеннан 2 октябрь көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә "Сез безнең күңелләрдә” исеме астында өлкәннәр өчен әдәби-музыкаль кичә оештырдылар.
-
Укытучыгызны еш искә аласызмы?
Бүген укытучылар бәйрәм итә. Аларның чәчәк бәйләмнәренә күмелә, җылы сүзләр ишетә торган көне. Укытучыгызны еш искә аласызмы?
-
Мәскәүдә беренче кар яуган
Россиянең Европа өлешендә бүген төнлә җиңелчә кырау төшәчәк, дип кисәтә белгечләр.
-
Бөгелмә эшмәкәре Евгений Деданин үтергән караклар аны бер ай күзәтеп йөргән
Полиция хезмәткәрләре версиясе буенча, җинаятьчеләрне эшмәкәр өенә алып килгән кеше машинада утырып торган һәм исән калган.
-
Татарстан Президенты мөгаллимнәрне Укытучылар көне белән котлады
Рөстәм Миңнеханов котлауны үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләренә урнаштырган.