Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия режиссеры һәм кинооператоры Мәхмүт Рәфыйков вафат

Ул Юрий Гагарин, Алексей Леонов, Валентина Терешкова һәм күп кенә космонавтларның корабы җиргә төшкәннән соң, беренче булып кинотасмага төшергән.

Совет космонавтларын кинотасмага төшергән  һәм фәнни-популяр кино режиссеры, оператор Мәхмүт Рәфыйков 94 яшендә вафат булган. Бу турыда Россия Кинематографистлары берләшмәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән, РИА Новости хәбәр итә.

“4 октябрьдә 95 нче яшендә безнең дустыбыз һәм хезмәттәшебез - Россия Кинематографчылар берләшмәсе әгъзасы, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, фәнни-популяр кино режиссеры һәм оператор Мәхмүт Мөхәмәтҗан улы Рәфыйков арабыздан китте”, диелгән хәбәрдә. Россия Кинематографистлар берләшмәсе Рәфыйковның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

М.Рәфыйков 1951 елда С.А. Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография институтын тәмамлагач, билгеләү буенча "Моснаучфильм" киностудиясенә килә һәм 1993 елга кадәр шунда эшли. Киностудиядә хезмәт кулланылышы өчен фильмнар төшерүче төркемгә билгеләнә. М.Рәфыйков Игорь Курчатов һәм Сергей Королев биремнәрен үтәгән. Ул Юрий Гагарин, Алексей Леонов, Валентина Терешкова һәм күп кенә космонавтларның корабы җиргә төшкәннән соң, беренче булып кинога төшергән.

Мәхмүт Рәфыйков 119 нчы номерлы фильмы өчен “Мактау билгесе” ордены белән бүләкләнгән. Ул “Россия кинематографиясенә керткән өлеше өчен” "Ника" илкүләм кинематография премиясенә лаек булган.

Фото: tatmsk.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев