Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Укытучыгызны еш искә аласызмы?

Бүген укытучылар бәйрәм итә. Аларның чәчәк бәйләмнәренә күмелә, җылы сүзләр ишетә торган көне. Укытучыгызны еш искә аласызмы?

Рабит Батулла, драматург:

 
– Зәй районының Түбән Биш мәктәбендә белем алдым. Аны университетка тиңлим. Мәктәп­нең ике канаты бар иде. Берсе – әдә­бият укытучысы Мәрвәрия Җи­һан­шина, ул дәресләрен математикага бәйләп аңлатты. Икенчесе – Василий дәдәй Зингаров, ул киресенчә, математика фә­нен фольклор, әдә­биятка ни­гез­лә­неп укытты. Халык мәзәк­ләрен сөйли иде. Мин үзем математиканы әллә ни яхшы укымадым. Әмма күп нәрсә истә калган. Зингаров дәресеннән “5ле” алу җиңел түгел иде. Ул аны чын математикларга гына куйды. Сыйныфта 28 кеше булса, шуның 7се физматка укырга керде. Мәк­тәптә шук булсам да, укыту­чыларның сүзе барыбер колакка кергән. Укы­тучыларның абруен арттыру өчен, яхшы хезмәт хакы түләргә, матди ярдәм итәргә кирәк.

Чулпан Әхмәтова, Татарстан Дәүләт Советы матбугат үзәге белгече:


– Иң яраткан укытучым, мине хәреф танырга, матур язарга, дөньяны тоярга өйрәтүче кеше – беренче укытучым Рәзинә апа Наҗарова. Актаныш районының Тәкмәк башлангыч мәктәбендә эшләде ул. Кышкы бураннарга, көзге ачы җилләргә дә карамас­тан, күрше Олы Имән авылыннан килеп укыта иде, гомере буе ике авыл арасын таптады. Кечкенә генә буйлы, шактый кырыс, таләпчән укы­тучымның йөрәге искиткеч зур булып, аңа барлык балаларны ярату хисе сыйган иде. Тормышта мин азмы-күпме уңышларга ирешә алганмын икән, монда Рәзинә апа­ның өлеше дә бар. Аның фани дөньядан китүенә биш ел булып килә. Әмма сизеп торам: укыту­чымның рухы – безнең арада.

Нурзадә, тамада:


– Мәктәп елларының иң рә­хәт, матур чор икәнен бары укып бетергәч кенә аңлыйсың. Безнең сыйныф бик дус иде. Арча ра­йонының Шура башлангыч мәк­тәбендә биш укучы белем алдык. 4се малай иде. 1 сентябрь көнне үк укудан иртә кайтып киткәнмен. Укытучының кире борып алып кергәнен хәтерлим әле. Мөгал­лимнәрне бик ярата идек, аларга караш та икенче иде. Алар белән бергәләп фермаларга бара, бә­рәң­ге, чөгендер алырга булыша идек. Кенәр мәктәбенә күчкәч, җәйге практика вакытларында, ярыша-ярыша, карлыган җый­дык. Хезмәт дә­ресләрендә сыерчык оялары, урындык аяклары ясый идек. Укытучыларыбыз безне хезмәт белән тәрбияләде.


Мәсгут Имашев, композитор:


– Мин Пермь ягының Барда районындагы Каенавыл 7 еллык мәктәбен тәмамладым. Урыс һәм татар телләре укытучысы, сыйныф җитәкчесе Нәсимә Нуретдинова күңелдә ягымлылыгы, тәр­бия чаралары уздыруы белән истә калган. Ятим бала дип, без­нең өйгә сабын, кулъяулык ише әйберләр китерә иде. Физика, математика фәннәреннән Мәсә­бих Юлаев укытты. Рәсем ясарга яратканымны белгәч, миннән так­тага элеп куярга плакатлар ясата иде. 5–7нче сыйныфта укыган еллар сугыш вакытына туры килде. Газетадан дәфтәр ясадык. Китап укытучыда гына иде, аны чиратлашып укыдык. Шулай да белемгә омтылыш көчле иде. Әйбәт укыдым, грамота, таныклыкларым әле дә саклана. Бабам Зыятдин бик зиһенле кеше иде. 15 яшьтән соң авыл советы секретаре булып эшкә урнаштым. Күп кенә сыйныфташларым, укытучыга ох­шарга тырышып, педагог һөнәрен сайлады.

Фото: https://pixabay.com | klimkin

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев