МӨГАЛЛИМӘ ИСТӘЛЕКЛӘРЕ
1928 елның 26 сентябрендә Арча районы Сеҗе авылында Хаҗи абый гаиләсендә дөньяга аваз салган Марзыя апа Гатауллина бу көннәрдә гомер бәйрәмен – 90 яшен каршылады. Мәгариф ветераны үткәннәрен янәдән күңеленнән кичереп, истәлек-хатирәләре белән уртаклашты.
– Сеҗе җидееллык мәктәбен тәмамлаганда класс җитәкчебез Мәликә апа Саттарова иде. Бер класста 26 бала белем алдык. «Күбегез яхшы укыдыгыз, укытучы булырга сәләтегез бар, Арча педагогия училищесы якын гына, мин сезгә шунда барырга киңәш итәм», - диде Мәликә апабыз. Алабута ипие, сөт алып юлга кузгалдык. Мәликә апа безнең каршыга чыгып, 1 ручка, 1 карандаш, 2 дәфтәр өләште. Нинди зур бүләк булды бу безгә! Шулай итеп елашып, 1943 елда 16 кеше педучилищега киттек. Анда Мәскәүдән эвакуацияләнгән олы яшьтәге ир-ат укытучылар белем бирде. Укуның авырлыгын әйтеп, сөйләп бетерә торган түгел. «Военное дело» дигән фәннән имтихан бирәбез. Лесхоз урманында тактадан озын өстәл корылган, шунда сугышта нинди корал бар, бөтенесен тезеп салганнар. Дер-дер калтырап, куркып басып торабыз, хәрби киемдәге Кантюков фамилияле кеше имтихан ала. Миңа эләккән билетта “Разобрать и собрать затвор Калашникова» диелгән. Затворны сүткәндә чамалап карап куеп бардым һәм 5 минут эчендә кире җыйдым. Кантюков та шаккатып, аркамнан сөеп: «Ну, сеңлем, молодец, кечкенә генә булсаң да, фронтта алгы сызыкта сугышырлыгың бар икән», - диде. Өч ел укып, дүртебез диплом алдык. (Бүгенге көндә дүртебез дә исән).
1946 елда мине Саба районына эшкә җибәрделәр. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Хәбиб Зарипов Керәнне мәктәбенә эшкә билгеләде. Сугыштан яраланып кайткан Касыйм абый директор иде. Директор миңа, «Беренче классларны укытырсың», дип, укучылар белән таныштырды. Бу класста җиденче елын утырып калучы Илгиз исемле малай бар икән. Журналга 43 баланың исемен язып куйдым. «Энем, нишләп болай калдың, солдатка китәр вакытың җиткән бит?» – дип сорыйм. «Әй, апа, укыттылармыни соң мине!?»- дип җавап бирде. Бу укучы белән дәрестән соң калып, кара-каршы утырып сөйләштек. Укуга кызыксынуы уянган Илгиз канатланып өенә йөгерде. Фатирга керткән әбиемә кайтып, чәйләп утырганда олы яшьләрдәге апа килеп керде. «И, сеңлем, сиңа рәхмәт әйтергә килдем, минем Илгизем дә кеше булыр микәнни»-, дип елап кочаклап алды. Бу класс белән 2 ел эшләдем, күчми калучылар булмады. Дус эшләдек,- дип хатирәләрен яңартты Марзыя апа.
1949 елда аны Иске Мичән авылына башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгелиләр. Шул ук елны Иске Мичәннең уңган егете Хөснулла Гатауллин белән матур гаилә учагы тергезәләр. Берсеннән берсе матур, игелекле дүрт малай, өч кызга гомер биреп, 59 ел парлы гомер кичергәннәр.
«Сеңлем Әлфия белән үги әни тәрбиясендә үстек. Әни бик әйбәт булды, бөтен эшкә өйрәтте. Мин күбрәк әби янында булдым, бергә йоклый идек. Әбинең намаз, дога укуын ишетеп, ятлап бардым. Авылыбыз абыстае Минзифа әби гүр иясе булгач, авыл халкы мине билгеләп куйды», – дип сөйли Марзыя апа. Шул көннән соң ул 26 ел авыл халкына дини хезмәт күрсәтә. Марзыя Хаҗиевна олы тәҗрибә туплаган, кешелекле, ярдәмчел, югары әхлаклы мөгалимә. Гомеренең 42 елын укытучылыкка багышлап, бу дәвердә фермада дежур тору, концертлар кую, колхоз басуындагы игенчеләргә чиләк-көянтә белән аш алып бару, ипи салып урманчыларны ашату кебек эшләр дә аларны читләтеп үтми. Бүгенге көндә Акъәби – авылыбызның иң өлкән кешесе. Ул өч малае, ире, әти-әнисе, сеңлесе рухына дога кылып, улы Мөнир тәрбиясендә имин гомер кичерә.
Гөлсирин Мифтахова,
Мичән төп мәктәбенең башлангыч сыйныф
укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев