Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзшөгыльле гражданнар өчен салым турында закон проектын Дәүләт Думасына керттеләр

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов яңа салым - “һөнәри керемгә салым” дип аталачак, диде.

Үзшөгыльле гражданнар өчен салым турында закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән. Беренче укылыш октябрь ахырында булырга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ”га биргән интервьюсында Татарстан Республикасыннан Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов сөйләде.

“Узган атнада “Бердәм Россия” партиясеннән Дәүләт Думасы депутатлары һәм Бюджет һәм салым буенча Комитет, аның рәисе Андрей Макаров белән берлектә закон проекты керттеләр. Ул үзшөгыльлеләр белән хәлне җайга салуга юнәлтелгән”, - дип сөйләде депутат.

Ул китергән мәгълүматлар буенча Россиядә 70 миллионнан артык хезмәткә яраклы яшьтәге граждан исәпләнә. Аларның 16-22 миллионы рәсми рәвештә эшкә урнашмаган, “бернинди дә салым түләмиләр, ләкин аерым керемнәр буенча яшиләр”.

Өр-яңа салым режимы – һөнәри керем өчен салым кертергә тәкъдим ителә, дип сөйләде Айрат Фәррахов.

Федераль салым хезмәтендә теркәлгән һәм физик затларга хезмәт күрсәтүче кеше өчен һөнәри керемнән 4 процент күләмендә салым ставкасы билгеләнергә мөмкин. Федераль салым хезмәтендә теркәлеп, юридик затларга хемәт күрсәтүче эшмәкәрләр өчен ставка 6 процент. Бу махсус режимга күчкән очракта, алар 10 мең сум күләмендә салым вычеты ала.

Яңа салым режимын кертү 2019 елның 1 гыйнварыннан дүрт төбәктә башланачак. Бу Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Калуга өлкәсе һәм Татарстан.

Һөнәри эшчәнлеккә салым 2,5 миллионнан артык кереме булган затларга, файдалы казылмалар табучы һәм эшкәртүчеләргә, арадашчы хезмәт күрсәтүче һәм акцизлы товарлар (аяк киеме, тәмәке) сатучыларга кагылмый.

“Ләкин бу чикләүләр, үзләре нәрсәдер үстереп яки җитештереп сатучыларга карамый”, - диде Айрат Фәррахов.

Фото: duma.gov.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X