Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сугыш ветераннарын торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән азат итәргә тәкъдим итәләр

Бу турыдагы карар Казанда «Бердәм Россия» партиясе Тарафдарлар клубының чираттагы утырышында кабул ителгән.

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Александр Сидякин Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак-коммуналь хезмәтләр түләүдән азат итү турында закон проекты әзерләячәк. Бу турыдагы карар Казанда «Бердәм Россия» партиясе Тарафдарлар клубының чираттагы утырышында кабул ителгән. Бу хакта партиянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фикер алышуда катнашучылар торак-коммуналь хезмәтләр түләү буенча бурычлыларның күбесен вакытында түләп барырга тырышучы пенсионерлар түгел, ә түләргә сәләтле эшләүче гражданнар тәшкил итүен билгеләп үткәннәр.

Татарстан Дәүләт торак инспекциясе начальнигы – Татарстан баш дәүләт торак инспекторы Сергей Крайнов бурычлылар белән эшләү буенча лицензияле таләпләргә критерийлар кертергә һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак-коммуналь хезмәтләр түләүдән азат итү инициативасын тәкъдим итте.

Фото: архив/Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X