Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүдә Фәрит Сәйфелмөлековка һәйкәл ачу тантанасы узды

Һәйкәлне Татарстан Республикасы урнаштырган.

Кичә Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре кысаларында танылган халыкара журналист, Якын Көнчыгышны һәм гарәп илләрен өйрәнүче белгеч Фәрит Мостафа улы Сәйфелмөлековка (1930-2016) һәйкәл ачылды. Бу турыда Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәйкәлне Татарстан Республикасы урнаштырган.

Чарада Татартсан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Россия телевидениесе һәм радиосының танылган эшлеклесе, Журналистлар берлеге секретаре Рафаэль Гусейнов, СССР Гостелерадио рәисенең беренче урынбасары Валентин Лазуткин, БДТРК төбәк департаменты җитәкчесе Рифат Сабитов, Россия Мөфтиләр шурасы Рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов, Фәрит Мостафа улы белән күп еллар дәвамында кайнар нокталарда эшләгән операторлар – Аркадий Громов белән  Владимир Гусев, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Офицерлар клубы әгъзалары, җәмәгатьчелек катнашты.

Һәйкәл проекты журналист гаиләсе белән килешенгән. Бу проектны Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге, шәхсән Равил Әхмәтшин контрольдә тоткан.

Проект авторы – скульптор Рим Акчурин.

Равил Әхмәтшин халыкара журналист Фәрит Мостафа улы Сәйфелмөлековны искә алырга килүчеләргә рәхмәт белдерде.

Фото: tatmsk.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X