Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүдә Нәүрүз бәйрәмендә пылау фестивале була

Пылау фестивале иң яхшы ризык әзерләү буенча ярыш форматында узачак.

25 мартта Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә «Нәүрүз-2018» гомумшәһәр бәйрәме кысаларында пылау фестивале үтәчәк, дип хәбәр итә Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

Пылау фестивале иң яхшы ризык әзерләү буенча ярыш форматында узачак. Конкурста милли аш-су рестораннарында эшләүче шеф-пешекчеләр катнаша. Жюри составында кулинарлар гына түгел, милли диаспора вәкилләре, фуд-блогерлар да булачак.

Кунаклар игътибарына шулай ук көмеш бизәнү әйберләре, күннән тегелгән милли аяк киемнәре, кием-салым, савыт-саба, сөлге һәм ашъяулыклар, төрле сувенирлар тәкъдим ителәчәк. Нәни кунаклар өчен сувенирлар, курчаклар ясау буенча мастер-класслар оештырылачак.

Бәйрәмнең төп сәхнәсендә вокал һәм бию коллективлары чыгыш ясаячак. Концерт программасында Татарстанны җырчы Марсель Вагыйзов һәм «Сәйдәш» бию ансамбле тәкъдим итәчәк.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев