Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Наил Нәбиуллин: "Татарны оныткан Мәскәү"

Бөек Җиңү бәйрәмнәрен, ниһаять, үткәреп җибәрдек. Русиянең төрле почмакларында йөзләгән чаралар оештырылды, төрле югарылыктагы җитәкчеләр зур трибуналардан патриотизм, толерантлык, СССРда булган барлык халыкларның бергәләшеп фашизмга каршы көрәшүе турында сөйләде. Уртак җиңү, барлык милләтләрнең дә аны якынайтуда үз өлешен кертүе, халыклар дуслыгы турында сүзләрне безгә күп еллар дәвамында сөйләп киләләр. Сөйләвен...

Бөек Җиңү бәйрәмнәрен, ниһаять, үткәреп җибәрдек. Русиянең төрле почмакларында йөзләгән чаралар оештырылды, төрле югарылыктагы җитәкчеләр зур трибуналардан патриотизм, толерантлык, СССРда булган барлык халыкларның бергәләшеп фашизмга каршы көрәшүе турында сөйләде. Уртак җиңү, барлык милләтләрнең дә аны якынайтуда үз өлешен кертүе, халыклар дуслыгы турында сүзләрне безгә күп еллар дәвамында сөйләп киләләр. Сөйләвен сөйлиләр дә, тик гамәлдә ничектер башкача килеп чыга: кайбер милләтләрнең керткән өлеше «онытыла» һәм яшерелә. Шушындый оныту үрнәгенә Русиянең башкаласында тап булдым.
Узган атнада Мәскәүгә барган идем. Арбат, Кызыл Мәйданнарда йөреп туйгач, йөз сумлыктагы рәсем буенча таныш булган Зур театр алдында урнашкан фонтаннар янына килеп утырдым. Русиянең икътисади көче, бөеклеге, дөньядагы мөһим роле турында уйланып, Путин, Медведевларның илне якты киләчәккә алып барачакларына хыялланып утырган мизгелдә, театр каршында урнаштырылган бер күргәзмә игътибарымны җәлеп итте. Ике дистәгә якын баннерларда Икенче Бөтендөнья сугышында булган медальләр турында язмалар, шул медальләргә лаек булган кешеләрнең фотосурәтләре, сугышта күрсәткән батырлыклары тәфсилләп язылган, кайсы милләттән булулары турында мәгълүмат урнаштырылган. Ашыкмыйча һәрберсен укый башладым, татар кешесе буларак, әлбәттә, күргәзмәдә милләтебезнең бер вәкиленең батырлыгы турында булса да хәбәр булуына өметләндем. Әмма бер татар хакында да мәгълүмат юк иде. Әлеге күргәзмәдә милләтләре буенча урыс, украин, белорус, үзбәк һәм казах каһарманнары бар. Әлбәттә, аларның каһарманлыгы тарихларда калырга тиеш. Русия башкаласында иң популяр урыннарның берсе - Зур театр янына килүче йөзләгән мең турист татар, чуваш, мордва, якут, удмурт һәм башка милләтләрнең сугыш кырларында күрсәткән батырлыклары турында да белергә тиеш дип уйлыйм. Икенче Бөтендөнья сугышында милләтебезнең роле шактый зур: 160 тан артык татар кешесенә Советлар Союзы герое исеме бирелде (бу СССРда 4нче, Русиядә икенче күрсәткеч), 70 мең татар төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаеклы булды. «Татар яугирләре сугыш кырларында милләтнең иң яхшы сыйфатларын - ватанга сөю, дошманга нәфрәт, кыюлык, авырлыкларны һәм югалтуларны күтәрә алучанлык күрсәтте», - дип искә алган иде татарларны Советлар Союзы Маршалы Л.А.Говоров. Бу күргәзмәдә татарларны тапмагач, дөресен әйткәндә, үпкәләдем. Әйе, үпкәләүнең файдасы юк, әмма шул ук Гази Заһитов, Мәгубә Сыртланова яки Муса Җәлил һ.б. турында мәгълүмат урнаштырылмавын гаделсезлек буларак кабул итәм. Мин татарны гына түгел, башка милләтләрне дә кызганам. Алар да илнең башкаласы Мәскәү үзәгендә хөрмәтләүгә лаек. Русиядә һәрвакыт шулай булган: авырлыклар вакытында ул дуслык, татулык турында әкиятләр сөйләп, башка милләтләрне үз мәнфәгатенә эшләткән, ә җиңгәч, аларны оныткан. Рәхмәт буларактыр, мөгаен, Советлар Союзы вакытында милләтләрнең мәктәпләре ябылды, ассимиляцияләү сәясәте башкарылды, батырлары һәм батырлыклары турында мәгълүматлар КГБ архивларына яшерелде.
Дөресен генә әйткәндә, Мәскәү үзәгендә урнаштырылган бу күргәзмә - илнең бүгенге эчке сәясәтен һәм халәтен тасвирлый торган бер күрсәткеч. Җир шарының төрле почмакларыннан килгән туристлар, Икенче Бөтендөнья сугышында кемнәрнең батырлыклар күрсәткәнен «дөрес» итеп күрергә тиеш. Бүгенге көндә Татарстан федераль үзәккә 80 процентка якын керемен тапшырып бара, ярты Русияне ашата, иң алдынгы икътисади өлкәләрнең берсе санала. Боларны истә тотып, татар халкын кулларда йөртергә тиешләр кебек тә, тик кире хәлне күрәбез: милли мәктәпләр ябылып бара, милләтебезнең дә, республикабызның бернинди реаль хокуклары калмады. Әмма күпме генә Мәскәүгә яхшы булырга күренергә теләсәк тә, безнең хокукларыбызны бертигез дәрәҗәдә кабул итмиләр. Алай гына да түгел, безне милләт буларак бертигез дәрәҗәдә булуыбызны танымыйлар. Моның сәбәбен илдә шовинизмның көчәюендә күрәм. Толерантлык һәм милләтләр дуслыгы белән мактанырга яраткан Русиядә һаман да әле башка милләтләрне хөрмәт итәргә өйрәнмәделәр, без һаман икенче сортлы милләт булып калабыз. Мәскәү үзәгендәге күргәзмә моңа ачык дәлил булып тора.
Бәлки, мин ялгышамдыр? Бәлкем, бу шовинизм түгел, бары тик кемнәрнеңдер хатасы гынадыр. Тик соңгы арада мондый хаталар һәм ялгышулар гына артык күп күренә башлады. Әмма ничек кенә булмасын, күргәннәрем турында әйтми кала алмадым, әйтмәскә хакым юк сыман.
Наил НӘБИУЛЛИН
Безнең гәҗит

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев