14 июнь 2015 яңалыклары
-
Мотоциклчы кыз полиция белән ярышкан
Кызның хәтта мотоцикл йөртүгә документы да булмаган. Казан үзәгендә мотоцикл руле артындагы исерек кыз ЮХИДИ таләбенә буйсынмаган һәм туктамыйча мотоциклда баруын дәвам иткән. Полиция хезмәткәрләре аны куарга мәҗбүр булган. Узыш Кремль урамында тәмамланган. ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, кыздан спиртлы эчемлек исе килгән. Алкотестер да кыз организмында сизелерлек дәрәҗәдә алкоголь барлыгын күрсәткән....
-
Полициянең законсыз гамәлләре өчен 20 мең сум компенсация биргәннәр
Полиция бүлегеннән сәламәтлегенә каты зыян алып чыккан Илдар Ситдиковка компенсация күләмен 85 тапкырга киметкәннәр. Казанның Яңа Савин районы суды Финанслар министрлыгына мораль зыян өчен Ситдиковка 20 мең сум компенсация түләүне йөкләгән. Иск гаризасында Ситдиков полиция тоткарлавы, сәламәтлегенә зур зыян салулары һәм аны кыйнау вакыйгасын нәтиҗәсез тикшерүләре өчен 1,7 млн сум...
-
1 июльдән коммуналь хезмәтләргә бәя арта
Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты салкын һәм кайнар суга, су бүлүгә, җылылык белән тәэмин итүгә, газга яңа тарифларны раслады. Яңа бәяләр киләсе елның 1 июленә кадәр гамәлдә булачак. 1 июльдән җылылыкның бер гигакалориясе 8,8 процентка, кайнар су 11, салкын су 2 процентка, электр энергиясенең 1 кВт/сәгате 7 процентка арта. Газга...
-
Лаешта табылган хәзинәне 15 млн сумга бәяләгәннәр [+фото]
Бу хәзинәгә «Радость детства» фондының эшчеләре Лаеш шәһәренең мәктәп теплицасы булачак урында казу эшләрен алып барганда тап булалар.
-
Филүс Каһиров улының туган көнен кайда үткәргән
Шушы көннәрдә җырчы Орловка бистәсеннән бакча алган. Әлеге шатлыклы хәбәрне Филүс безнең белән дә уртаклашты. - Казанда үз өем белән тору күптәнге хыялым иде. Йорт төзеп чыкмасам да, бакча алып җибәрдем әле. 5 сутый җире, мунча һәм өе бар. Көне буе шәһәр ыгы-зыгысында йөреп арыгач, шунда кайтабыз. Шушы көннәрдә улыбыз...
-
Наил Нәбиуллин: "Татарны оныткан Мәскәү"
Бөек Җиңү бәйрәмнәрен, ниһаять, үткәреп җибәрдек. Русиянең төрле почмакларында йөзләгән чаралар оештырылды, төрле югарылыктагы җитәкчеләр зур трибуналардан патриотизм, толерантлык, СССРда булган барлык халыкларның бергәләшеп фашизмга каршы көрәшүе турында сөйләде. Уртак җиңү, барлык милләтләрнең дә аны якынайтуда үз өлешен кертүе, халыклар дуслыгы турында сүзләрне безгә күп еллар дәвамында сөйләп киләләр. Сөйләвен...
-
Баш авырта... Нигә икән?
Башы авыртмаган кеше юктыр ул. Ә бит моңа игътибар итсәң, ул төрлечә авырта. Кемнеңдер чигәдән кысып ала да тиз генә ычкындырмый, кемнеңдер вакыт-вакыт баш арты ойый. Әйе, авырту төрле һәм үзгәрүчән була. Кайчак ул һич кенә дә тынгылык бирми, гел сулкылдый. Ә кайчакта башны күтәреп тә булмый, күз алмасына кадәр...
-
Татарстан игенчеләре республикада яшәүчеләрне яшелчә белән тулысынча тәэмин итәргә ниятли
Татарстан игенчеләре республикада яшәүчеләрне яшелчә белән тулысынча тәэмин итәргә ниятли. Алар планнарын бу сезонда ук чынга ашырырга өметләнә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр. Искәртеп үтик, 2014 елда үзебездә җитештерелгән яшелчәләр белән тәэмин ителеш 45 процент тәшкил итте, ә башка авыл хуҗалыгы продукциясе...
-
Көннәр җылына
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 14 июньдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.