Көн темасы
Көннәр җылына
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 14 июньдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булу ихтималы да бар.
Татарстанда бүген көндезге һава температурасы 24-27 градус җылы булачак. Казанда исә - 24-26 градуска кадәр җылыта.
15 июньгә каршы төндә алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән яңгыр, яшен булырга мөмкин. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр көчәя. Һава температурасы 13-18 градус җылы булачак. 15 июньгә көндез инде 25-30 градус җылы булуы фаразланыла.
Интертат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев