Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан игенчеләре республикада яшәүчеләрне яшелчә белән тулысынча тәэмин итәргә ниятли

Татарстан игенчеләре республикада яшәүчеләрне яшелчә белән тулысынча тәэмин итәргә ниятли. Алар планнарын бу сезонда ук чынга ашырырга өметләнә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр. Искәртеп үтик, 2014 елда үзебездә җитештерелгән яшелчәләр белән тәэмин ителеш 45 процент тәшкил итте, ә башка авыл хуҗалыгы продукциясе...

Татарстан игенчеләре республикада яшәүчеләрне яшелчә белән тулысынча тәэмин итәргә ниятли. Алар планнарын бу сезонда ук чынга ашырырга өметләнә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Искәртеп үтик, 2014 елда үзебездә җитештерелгән яшелчәләр белән тәэмин ителеш 45 процент тәшкил итте, ә башка авыл хуҗалыгы продукциясе төрләре буенча үсеш күзәтелә. Мисал өчен, узган ел татарстанлыларны сөт белән тәэмин итү 119 процент тәшкил итсә, йомырка белән - 111, шикәр комы белән - 157.
Әлеге исемлектә яшелчә соңгы урында тора, чөнки кирәкле күләмнең 45 проценты гына җитештерелә. Бу сезонда аграрийлар бу вазгыятьне тамырдан үзгәртергә һәм кирәк күләмдә (100 процент) яшелчә алырга карар иткән. Сугару нәтиҗәсендә уңышка ирешү мөмкин, дип саный белгечләр.
Шулай ук, авыл хуҗалыгы продукциясенең башка төрләрен җитештерү күләмен дә арттыру планлаштырылган.
«Татар-информ», Ирина Игнатьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев