Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Наркотикларга каршы һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссияләренең утырышы узды

6 июньдә район хакимияте бинасының актлар залында наркотикларга каршы һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссияләренең берләштерелгән утырышы булды. Утырышны башкарма комитет җитәкчесе, комиссия рәисе Равил Гасыймов алып барды. Сөйләшүгә язгы чакырылышта хәрби хезмәткә алыначак егетләр, аларның әти-әниләре дә чакырылган иде. Соңгы вакытта яшьләр арасында, сәламәтлек өчен зыянлы булуын белә...

6 июньдә район хакимияте бинасының актлар залында наркотикларга каршы һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссияләренең берләштерелгән утырышы булды. Утырышны башкарма комитет җитәкчесе, комиссия рәисе Равил Гасыймов алып барды.

Сөйләшүгә язгы чакырылышта хәрби хезмәткә алыначак егетләр, аларның әти-әниләре дә чакырылган иде.

Соңгы вакытта яшьләр арасында, сәламәтлек өчен зыянлы булуын белә торып та, кальян тартуның аеруча киң таралуы күзәтелә. Бу, әлбәттә, борчый, профилактика чараларына игътибарны арттыру зарурлыгы турында сөйли. Район үзәк хастаханәсе наркологы Илшат Мортазин призывникларга наркоманиянең беренче билгеләре, сәламәтлеккә зарары турында сөйләде.

-Җәмәгатьчелек әлеге күрешләргә битараф булмасын, үз вакытында кисәтсен, тиешле чараларын күрсен иде,- диде комиссия рәисе һәм яшьләрнең наркотиклар коткысына бирешмичә, армиядән исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуын теләде.

Ведомствоара комиссиядә Сабантуйларын имин, криминоген вәзгыятьне киеренкеләтмичә үткәрү турында сүз барды. Икенче көн тәртибе буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлеге башлыгы урынбасары Ленар Хәбиров агымдагы элек хөкем ителгәннәрнең һәм исереклек хәлендәгеләрнең җинаять кылу очраклары арту яѓына үзгәрүе сәбәпләрен анализлады. Утырышта шулай ук ирекле халык дружиналарында катнашучыларны социаль гарантияләр белән тәэмин итү мәсьәләләре дә кузгатылды.

Н.Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев