Нефть тигезләмәсе. "Кара алтын" безнең кесәгә ничек суга?
Соңгы көннәрдә ниндидер бер тылсымлы көч белән “кара алтын”га бәяләр түбәнгә шуыша башлады бит әле. Россия бюджетын акча белән тутырган чималның очсызлануы – безнең кесәләр өчен бик күңелсез факт инде ул. Менә бу юллар язылганда, казнага акча көтелгәннән азрак керә башлады.
Дөрес, хөкүмәтнең мондый очракта тота торган махсус фонды бар, акча җитмәгәндә, шул фондның капчыкларын чишәләр дә файдаланалар. Шөкер, “кара көн”гә дип тутырып куелган ул капчыклар үткән ел бик нык кабарды, шуңа күрә Россиянең финанс җитәкчеләреннән берсе: “Җир маена бәя 30 долларга төшсә дә, курыкмыйбыз, андый түбәнәю гарәпләр өчен куркыныч”, – дип белдерде. Тик менә бу белдерүдә бер нечкәлек бар: 30 долларга түбәнәю дигәндә, безнең җитәкчелек бик кыска вакыт аралыгында гына булып үтә торган кризисны күз алдында тота. Нефть озак вакытка казнаны тутыру сәләтен югалтса, безнең хөкүмәтнең реакциясе бер генә: долларның кыйммәтен арттыралар.
Федераль бюджетта күпләр белеп бетерми торган бер формула бар: казна нефтьнең бер барреле бәясенең 4100 сумга тәңгәл булуына исәпләнгән. Бәя менә шундый булганда, бюджет баланслана, аңа кирәк кадәр акча явып тора, “кара алтын”ның сумнардагы хакы тигезләмәдәге күрсәткечтән узып китсә, арткан акчаны запас капчыкларга тутыралар. Менә бу мизгелдә доллар – 65 сум, нефтьнең сумнардагы хакы 4006 сумга тигез. Бюджет формуласы тигезләнсен өчен, долларны 66 сум 61 тиенгә кадәр күтәрергә кирәк. Тик әле резервлар барында һәм бәя төшү вакытлы күренеш дип уйлаганда, валюта курсында кискен үзгәрешләр ясамаска тырышачаклар.
Түбәнәю кискенрәк һәм дәвамлырак булганда, безгә котылгысыз рәвештә яңа валюта мәтәлчеге яный. Әгәр дә без үз илебездә кирәкле товарларның күпчелеген үзебез җитештерсәк, доллар сикерешеннән кесәләргә бернинди дә куркыныч янамас иде. Киресенчә, экспортка яшел урам ачып, икътисадны җанландырып кына җибәрер иде. Кызганыч, алай түгел шул, безнең “импорт алыштыру”ыбыз да күпчелек очракта, читтән товар кайтартып, аңа үз келәймәбезне сугуга гына әйләнеп кала. Россиянең иң зур ит җитештерүче компанияләреннән берсе булган “Мираторг”, мәсәлән, Австралиядән күп итеп үгезләр сатып алып кайта да, бераз печән ашатып, шуларны суеп сата. Менә мондый вәзгыятьтә нефть тигезләмәсе безнең өчен “кара көн” тигезләмәсенә әйләнә дә куя: чит ил валюталары бердәм рәвештә үсә, финанс паникасы килеп чыкмасын дип, Үзәк Банк процент ставкаларын күтәрә, кредитларның кыйммәтләнүе сәнәгатьне һәм авыл хуҗалыгын бугазлый, димәк, болай да кысыр булган җитештерү тагын да кими.
Белгечләр хәзер үк инде илдә рецессия билгеләре күрәләр. Доллар белән бергә товарларга да бәяләр күтәрелеп, вәзгыять безнең кесәләргә каты итеп суга башлый. Уртача хезмәт хакы артуга карамастан, илдәшләрнең күпчелеге бүген үк эшләгән өчен түләүнең кимүеннән зарлана. Петербург хәрби авиация заводы эшчеләрнең хезмәт хакын 20 процентка кисәргә җыена, дигән хәбәрләр укый алабыз тасмадан. Бу бердәнбер шундый очрак түгел. Кайвакыт хезмәт хакы шулкадәр төшеп китә: ул акчага тырышып эшләп йөрүнең мәгънәсе бар микән соң, дип уйларга туры килә. Мондый уйлар “кара алтын” бизмәне тигезлек халәтендә булганда ук килә икән, тигезләмә кыйшайса, без нишләрбез?
Без позитив уйларга тырышабыз, билгеле. Нефть бәясенең түбәнгә төшүе вакытлы күренеш булыр, дип өметләнәбез. Тик шулай да бу безгә, “кара алтын” тагын да очсызланганда, ниләр булыр, дип фаразларга комачауламый. Калькуляторга нефть тигезләмәсен куябыз да исәплибез әйдә. Җир мае 50 долларга кадәр төшсә, долларны 82гә кадәр күтәрергә туры киләчәк. Мәскәүдәге дәрәҗәле финансчы әйткән 30 долларлык “кара алтын” Америка акчасының 136 сум 66 тиенлек бәясен таләп итә. Трамп хыялы тормышка ашып, нефть барреле 25 долларлык үлчәүдә катып калса, 164 сумлык яшел кәгазьләр сата башлаячаклар. Бу инде чып-чын катастрофа булачак, вәзгыятьнең андый булуыннан Аллаһ сакласын. Банкларның тоталь бөлүе, завод-фабрикаларның күпләп ябылуы, эшсезлек һәм эшсезлек... Менә шундыйрак чылбыр реакциясе вәгъдә итә безгә нефть тигезләмәсенең чайкалуы.
Бүген Венесуэла, Ливия һәм Иран кебек “кара алтын” чишмәләре булган илләр нефть сатмыйлар диярлек. Шуларның берсе яки икесе генә базарга әйләнеп кайтса да, җир маеның бәясе чоңгылга төшеп китәчәк. Безне әлегә Мадуроның аумыйча торуы, Иран режимының янкилар белән тел сугышы алып баруы, Ливиядәге гражданнар сугышы коткара. Менә бит безнең кесә хәле әллә кайдагы вакыйгаларга ничек тыгыз бәйләнгән!
Дөнья сәясәтендә киеренкелек югары ноктада булуга карамастан, нефть бәясенең зәгыйфьләнә баруы – глобаль кризис билгесе дә бит әле ул. Әлегә анысы хакында сөйләмәскә тырышалар. Глобаль төшенкелек яшереп булмаслык дәрәҗәгә җитсә, “кара алтын” гына түгел, корыч, алюминий кебек металларга да бәяләр төшәчәк. Россия аларын сатып та байтак акча эшли. Һәр тарафтан төшенкелек куркынычы яный бүген.
Караңгы фаразлардан безне нефтьнең һич югы бүгенге бәядә саклануы гына коткарачак. Гарәпләрнең “кара алтын” чыгаруны киметүе безгә булыша ала, мәсәлән. Согуд Гарәбстаны бюджеты нефтьнең 80 доллар торуын сорый. Гарәпләрнең нефть тигезләмәсе безне алар белән аркадаш итә дә куя. Тик менә Трамп Америкасы гына тәгәрмәчкә күсәк тыга: янкилар нефть чыгаруны кискен темплар белән арттыралар һәм базардагы безнең өлешне яулап алалар. Безгә ничектер үз белгечләребезне эшкә җигеп, киткәннәрен кире кайтарып, технологик товарлар ясарга өйрәнәсе иде. Нефть атынгычында чайкалу бер дә якты киләчәк вәгъдә итми бит.
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев