7 июнь 2019 яңалыклары
-
Ял көннәрендә Татарстанда явым-төшемнәр көтелми
Көндез һава температурасы +20.. +25 градуска кадәр җылыначак.
-
Ренат Харис хәзерге эстрада җырларының 90 процентын сыйфатсыз дип бәяләде
Шагыйрь фикеренчә, андый җырлар кешене биздерә.
-
Төнге тынычлыкны бозу тыела
Көннәр озынаю һәм җылыну белән авыл кешесенең ярты тормышы ишек алдына, бакчага күчте. Кемдер музыка уйната, кемдер тозелеш эшләре алып бара, инструментлар эшләтә... Әмма тавыш чыгара торган гамәлләрнең кичке сәгать 10нан соң кылынмаска тиешлеген онытмаска кирәк. Татарстан Республикасында “Төнлә гражданнарның иминлеген һәм тынычлыгын саклау турында”гы 2010 елнын 12 январенда кабул ителгэн 3-ЗРТ номерлы Закон гамәлдә.
-
Татарстан РФ төбәкләре инвестиция климаты рейтингында лидерлар өчлегенә керде
Яңартылган исемлектә 283,6 балл җыйган Мәскәү – беренче, Татарстан (283,3 балл) – икенче, Төмән өлкәсе өченче урынны били.
-
Казан урамында "Мерседес Гелендваген" машинасына ут капкан
Гадел Кутуй урамында яна торган кроссоверны телефон камераларына төшереп алганнар.
-
Аек башта – аек авыл. Ураза аенда аракы сату кимегән, ә сыра – юк
Белгечләр әйтүенчә, бүген Россиядә яшәүче һәр өч кешенең берсе генә хәмер белән дус түгел. Калганнар вакыт-вакыт кына булса да “капкалап” куя. Татарстанда андыйлар Лаеш районында күбрәк, ә менә Кукмара районының Аш-Буҗи авылында берәү дә юк. Хәмердән тыелып буламы? Әлеге сорауга җавапны “ВТ” хәбәрчесе эзләде.
-
Путин яшь буынга дини китаплар, шул исәптән Коръән укырга киңәш итте
"Бөтен дөнья диннәрендә гуманистик башлангычлар салынган, без бу кагыйдәләргә буйсынсак, дөнья яхшырак, тынычрак булачак", – дип аңлатты ул.
-
Чубайс: Татарстан – җил паркы төзеләчәк өстенлекле төбәкләрнең берсе
Дәүләт корпорациясе башлыгы республика һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән хезмәттәшлекне уңай бәяли.
-
Гөлназ Сәфәрова: «Авыру көтми бит!Яраббым, куркыныч…»
Медик ярдәм күрсәтүнең дәрәҗәсе турында бик күп сүзләр йөри. Алып баручы Гөлназ Сәфәрова да бу проблема белән күзгә күз очрашкан.
-
БЕР ГАСЫРЛЫК ГОМЕР
Быел Бөек Җиңүнең 74 еллыгын каршы алдык. Кызганыч, сугыш, тыл ветераннарының сафы сирәгәя бара, күп җирләрдә әлеге бәйрәмне инде тере шаһитләрсез генә каршы алалар. Ә без исә бу яктан бик тә бәхетле. Әлеге елларның шаһите үзебезнең яныбызда, исән-сау һәм әле дә без – оныклары, оныкчыклары белән шомлы да, шул ук вакытта гыйбрәт алырлык та вакыйга-истәлекләре белән уртаклаша.
-
Узган төндә Казанда берничә сәүдә павильоны янган
Янгынның гомуми мәйданы 350 квадрат метр тәшкил иткән.
-
Олы Шыңар һәм Кече Шыңар авылларында Сабантуйга бирнә җыю оештырылды
6 июнь көнне Олы Шыңар һәм Кече Шыңар авылларында Сабантуйга бирнә җыю оештырылды.
-
Нефть тигезләмәсе. "Кара алтын" безнең кесәгә ничек суга?
Соңгы көннәрдә ниндидер бер тылсымлы көч белән “кара алтын”га бәяләр түбәнгә шуыша башлады бит әле. Россия бюджетын акча белән тутырган чималның очсызлануы – безнең кесәләр өчен бик күңелсез факт инде ул. Менә бу юллар язылганда, казнага акча көтелгәннән азрак керә башлады.
-
Роман Шаронов «Рубин»ның баш тренеры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде
Алдагы ике сезонда белгеч Казан яшьләр командасының тренерлар штабын җитәкләде.
-
День краудфандинга
7 июня 2015 года в России отметили новый праздник – День краудфандинга. Дата праздника была выбрана не случайно, именно 7 июня в 2012 году официально начал работу один из первых российских краудфандинговых сервисов – сайт Planeta.ru.