Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төнге тынычлыкны бозу тыела

Көннәр озынаю һәм җылыну белән авыл кешесенең ярты тормышы ишек алдына, бакчага күчте. Кемдер музыка уйната, кемдер тозелеш эшләре алып бара, инструментлар эшләтә... Әмма тавыш чыгара торган гамәлләрнең кичке сәгать 10нан соң кылынмаска тиешлеген онытмаска кирәк. Татарстан Республикасында “Төнлә гражданнарның иминлеген һәм тынычлыгын саклау турында”гы 2010 елнын 12 январенда кабул ителгэн 3-ЗРТ номерлы Закон гамәлдә.

Шул Законнын 2, 3 нче статьялары нигезендә эш көннәрендә кичке 22 сәгатьтән иртәнге 6 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә 22 сәгатьтән иртәнге 9 сәгатькә кадәр гражданнар тынычлыгын бозарга ярамый. Бу күп катлы һәм шәхси йортларда яшәүчеләргә генә кагылмый, законны шулай ук йорт яны участокларында, шифаханә, пансио­нат, кунакханә, ял базаларында, бакча, дача бистәләрендә дә үтәргә кирәк. Законда күрсәтелгән төнге вакытта гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны бозуга китерә торган итеп музыка коралларында уйнау, кычкыру, сызгыру, җырлау, телевизор, магнитофоннарны һ.б. тавышлы җайланмаларны көчле тавыш белән эшләтү (шулай ук, транспорт чараларында урнаштырылганнарын да), йә төнлә гражданнарның тьнычлыгын һәм тынлыкны бозуга китерә торган итеп төзек булмаган саклау сигнализациясен куллану, пиротехник чаралар куллану тыела. Бу күңел ачу үзәкләренә һәм сәүдә объектларына да кагыла. Автомобильне саклау сигнализациясенең кат-кат кычкырып утыруы да закон бозуга керә. Шулай ук, төнлә тавышлы ремонт һәм төзелеш эшләрен башкарырга ярамый. Әгәр дә законда каралган төнге вакытта тынычлыгыгызны бозалар икән, полиция чакырта аласыз. Әлеге Закон нигезләмәләрен бозуда гаепле затлар Татарстан Республикасы административ хокук бозулар кодексының 3.8 статьясы нигезендә җавап тоталар. 2018 елда район җәмәгать судьялары әлеге статьяның беренче булеге буенча кузгатылган – 13, быел 10 эш карап, гаеплеләргә кисәтү чарасы билгеләде. Бер ел эчендә закон бозулар яңадан кабатланса, эш Татарстан Республикасы административ хокук бозулар кодексынын 3.8 статьяның 2 бүлеге буенча кузгатыла. Гражданнарның тынычлыгын төнге сәгатьләрдә бер ел эчендә кабат бозган өчен былтыр җәмәгать судьялары карары нигезендә – 13, быел 3 кеше 1500 сумнан 2000 сумга кадәр административ штрафка тартылды.

Айгөл Шәймәрданова,

җәмәгать судьясы.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев