БЕР ГАСЫРЛЫК ГОМЕР
Быел Бөек Җиңүнең 74 еллыгын каршы алдык. Кызганыч, сугыш, тыл ветераннарының сафы сирәгәя бара, күп җирләрдә әлеге бәйрәмне инде тере шаһитләрсез генә каршы алалар. Ә без исә бу яктан бик тә бәхетле. Әлеге елларның шаһите үзебезнең яныбызда, исән-сау һәм әле дә без – оныклары, оныкчыклары белән шомлы да, шул ук вакытта гыйбрәт алырлык та вакыйга-истәлекләре белән уртаклаша.
Сүзем, 1921 елгы ачлыктан исән калып, сугыш елларын җиңеп, тормышның бөтен әчесен-төчесен үз җилкәсендә күтәргән әбиебез Оркыя турында. 1919 елның 4 июнендә Юлбат авылында дөньяга килә. Аңа 2 ай булган вакытта әтисе вафат була. «Ачлыктан күкрәк баласы булуым гына коткарып калгандыр инде, балачагым рәхәт һәм матур үтте дип әйтә алмыйм», – дип искә ала ул. Ачлык-ялангачлык дип куркып калмый, Юлбатта 4 класс укып, бишенчегә Сатыш мәктәбенә килә. Аннан алар абыйсының эш урынына бәйле рәвештә Сабага күченәләр, 1937 елда Саба мәктәбенә укырга керә. Тик биредә аны балалар бик нык рәнҗетәләр, кагалар, шуңа да ул мәктәпне ташлап кайта һәм башка укымый. 1938 елдан язу машинасына утыра һәм 8 ел гомерен әлеге эшкә багышлый. Ләкин анда да җиңел генә булмый: латинча укыган кыз 1-2 ел эшләүгә алфавит рус графикасына күчә, өр яңадан барысын да өйрәнергә туры килә.
Сугыш башлангач, афәт кагылмаган йорт, аның салкын җиле шакымаган ишек калмый. Әбиебезне дә 41 елның кышында окоп казырга алып китәләр. Андагы ачлык, үзәккә үткән суыклар турында әбием сөйләгәннәрдән аерым китап язып булыр иде. Маллар астыннан алынган салам аларга түшәк тә, юрган да була. Авылдан посылка җибәрү мөмкинлеге дә юк. Ике абыйсы сугышта, җиңгәсе ике бала белән кала, әни-карчык та ялгызы. Ачлык бугазга ябышкан, инде беттек дигән вакытта, кайтып киткән иптәшләре исеменә килгән посылка һәм аннан чыккан сохари коткара аны. Шуны ваклап кесәсенә салып, эш арасында әз булса да тамак ялгый ул. Шулай итеп 2 ай ярым кышның зәмһәрир суыгында ачлык белән көрәшеп, ир-ат өчен дә авыр булган балчык эшендә була алар. Гомере бетмәгәч, исән-сау туган якларына әйләнеп кайта. Аннан кайткач янәдән язу машинасына утыра. Ләкин икмәккә кытлык үзәккә үтә, күпме чират көтеп тә үзенә тиешле ипи ала алмагач, ул МТСка учетчик итеп җибәрүләрен сорый. Шулай итеп бер ел Тимершыкта эшли, икенче елны Саба колхозына күчерәләр.
Тугыз ел хезмәт итеп, сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан Кашаф исемле егет белән тормыш коралар. Бер-бер артлы 6 бала дөньяга килә. Сугыштан соңгы тормыш та җиңел генә бармый. Кул көчен таләп иткән хезмәт, ачлык һәрдаим сагалап тора. Балаларны да үстерәсе, кеше итәсе бар. Балачагы, яшьлеге бик авыр чорга туры килеп, михнәтләрне күп күрсә дә, картлыгы матур һәм бәхетле үтә. Әбиебез 5 баласы, 12 оныгы, 21 оныкчыгы, әле алай гына да түгел, оныгының оныгы янәшәсендә, аларның кадер-хөрмәтендә гомер кичерә. Күзләре күрмәсә дә, колагы начар ишетсә дә, хәтере ачык, зиһене яхшы әле. Өстәл артында ап-ак күмәч белән чәй эчкәненә, көн дә килене Гатифә пешергән кайнар аш, тәмле сыйлардан авыз итә алуына куанып бетә алмый. Ул-кызларының берсенең дә исемен бутамый, һәрберсенең тормышы белән кызыксынып, үзенең киңәшләрен, хәер-фатыйхасын биреп сөендерә. Ә без исә балалары, онык-оныкчыклары исеменнән гомеренең 100нче җәе белән котлыйбыз, исән-сау, безнең янәшәбездә озак еллар булырга язсын аңа!
Зөлфәт Галимов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев