Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Узган төндә Казанда берничә сәүдә павильоны янган

Янгынның гомуми мәйданы 350 квадрат метр тәшкил иткән.

Төнлә Казанда берничә сәүдә павильонының түбәсе һәм андагы әйберләр янган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә 23.05 сәгатьтә 112 бердәм номерына Рихард Зорге урамында сәүдә павильоннарының түбәсе януы хакында хәбәр килгән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Чакыру буенча килгән янгын сүндерүчеләр 350 квадрат метр мәйданда сәүдә павильоннарының түбәсе һәм эчендәге әйберләргә ут кабуын ачыклаган.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны бер сәгать эчендә тулысынча сүндергән. Нәтиҗәдә, 40 яшьлек ир-ат зыян күргән.

Урында дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре эшли. Алар алдында янгынның ни сәбәпле чыгуын ачыклау бурычы тора.

 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев