Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ренат Харис хәзерге эстрада җырларының 90 процентын сыйфатсыз дип бәяләде

Шагыйрь фикеренчә, андый җырлар кешене биздерә.

Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис хәзерге заман татар эстрадасы җырларының 90 процентын сыйфатсыз сүзләр тәшкил итә дип бәяләде. Бу хакта ул Закир Рәмиев-Дәрдемәнднең тууына 160 ел тулу уңаеннан яшь шагыйрьләр конкурсында сөйләде.

“Бүгенге эстрада тәртипсез сүзләр тезмәсеннән, сыйфатсыз шигырь юлларыннан тора. Алар музыканы, кешене биздерә. Пушкин, Тукай югарылыгындагы дәрәҗәләр белән хәзерге “шагыйрь”ләрне чагыштырсак, җир белән күк арасын сизәрбез”, - диде Ренат Харис.

“Шагыйрь булу акыл эшчәнлеген җигүне, җаваплылыкны сорый. Күп нәрсә поэзиядән тора. Хәзерге татар эстрадасы җырларының 90 проценты – сыйфатсыз сүзләр. Шул сүзләргә көй языла һәм андый җыр кешенең эстетик тәмен биздерә”, - диде шагыйрь.

Ренат Харис билгеләп үткәнчә, әгәр дә кеше үзен тумыштан шагыйрь дип атый икән, ул халык һәм әдәбият алдында җаваплы кеше икәнлеген онытмаска тиеш. “Шагыйрь – үз халкының урынбасары ул. Мин, җаваплы кеше булсам, халкым исеменнән гамәлләрем, әсәрләрем белән нәрсә дә булса әйтә алам”, - ди ул.

“Итальян язучысы Томмазо Кампанелланың фикерен әйтәсем килә: “Поэзия – кеше күңеленә тәэсир ясаучы предмет. Сыйфатсыз шигырьләрдән хәтта дәүләт тә таркала ала”. Мин моңа ышанам һәм шул позициядән мин хәзер укыган барлык иҗат җимешләренә бәя бирәм”, - диде Ренат Харис.
 

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев