Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әни, яман шеш белән авыручы егеткә акча кирәк” – Калугага качкан Гөлсирин Гатиятуллина кайтырга теләми

Яратам, нишләтим?

Гөлсириннең әнисе Лилия әй­түенчә, хәл белешеп, Россиянең кайсы төбәкләреннән генә шалтыратмаганнар. Борчылучылар да, ярдәм итәргә теләүчеләр дә күп булган. Гатиятуллиннар гаиләсе барысына да рәхмәтен белдерә. Ахыр чиктә, кызның интернет аша танышкан егете янына китүе билгеле булды.

Барысы да компьютер уеныннан башланган. “Баштарак Гөлси­рин, әни, яман шеш белән авыручы егеткә бик зур суммада акча кирәк, диде. Бу егет Калугада яши, төне буе компьютерда утыра. Аның белән скайп аша аралаштылар. Бел­мәгән кешегә берүк ышана күр­мә, дип кисәттек. Әмма соңыннан аны ярата ук башлады бугай, – ди ике бала анасы Лилия. – Әлеге егет белән сөйләшеп тә карадык, әмма уртак тел таба алмадык. Кунакка чакыргач, акчам да, вакытым да юк дип, күрешүне кичектерде. Ул гына да түгел, безне кызның иреген чикләүдә гаепли башлады. Гөл­сиринне котыртып, безнең өстән полициягә яздыртты хәтта. Арабызга кысыласыз дип, зур кешеләр белән янады. Ярты ел дәвамында безгә психологлар ярдәм итте. Гөлсирин бераз тынычланып торды да аның белән тагын аралаша башлады. Кызы­бызның кешене кызгана торган гадәте бар. Ярдәм сораучыларга хәер дә бирергә тырыша. Үзе яши торган йорттагы сукбайга ризык бирәм, ди иде”.

Гөлсирин көллияттә дәресләр калдырмаган. Уку йортыннан бер кисәтү дә юк. Беренче курста гына булса да, эшкә урнашкан. “Мох­таҗлыктан түгел, үзенә генә фатир арендалыйбыз, теләгән әйберен сатып ала идек. Әмма беркайчан да, теге кирәк, бу кирәк, дип дауламады. Кечкенәдән эш яратып үсте, тирескә кадәр үзе түгә иде хәтта. Кеше мөстәкыйль яшәргә тиеш, дип кабатлый иде. Калугага чыгып китәсе көнне миңа: “Минем өчен борчылмагыз, яхшы эш таптым”, – дигән смс җибәрде. Югалуын бел­гәч, бөтенләй йокыбыз качты. Әти-әни өчен зур хәсрәт бит бу. Рәхмәт, полиция вәкилләре дә, психологлар да безне ярдәменнән ташламады. Иптәш кызыннан кызы­бызның кайда икәнен белгәч, аның белән скайп аша аралаштык. “Мин укуымны монда дәвам итәм, кайтмыйм”, – диде. Яхшы кеше булса, бер хәл инде, – дип аптырый Лилия ханым. – Инде үзебез янына барырга җыенабыз. Менә шундый авыр хәлдә калдык. Кызларын кулда тота алмаганнар, дип безне гаепләү­челәр дә бардыр. Әмма баланы өйдә генә бикләп тотып та булмый бит. Укыйсы да бар. Балаларыбыз тормышына беркайчан да битараф булмадык. Улыбыз Себердә эшли. Дөрес, үзебез дә кайдадыр ялгышлык җибәр­гән­бездер. Бәлкем, аралашу җит­мә­гәндер”.

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X