Саба таңнары

Ничек кенә алдамыйлар

Телефоннан кәкре каенга терәтүчеләр көннән-көн арта. Белгечләр ел саен бер меңгә якын өлкән яшьтәге кешенең кәрәзле элемтә аша алдануын белдерә. Кайчак заманына күрә алдакчыларның әллә нинди ысуллар уйлап табуына аптырап та каласың. Полиция дә яңа төр социаль алдаулар барлыкка килүе хакында кисәтә. Бер алданган кешене кабат алдавы җиңел икән.

Мәскәү полициясе дә шундый пенсионерлар хакында сөйли. Сүз өлкән яшьтәгеләргә биологик актив өстәмәләр тәкъдим итү турында бара. Сатучылар аларны бик мөһим дару буларак тәкъдим итә. Чирләрне җиңәр өчен нәкъ менә аларның гына ярдәме тиячәк дип ышандыра алар. Әлбәттә, бу даруларның "БАД" икәнлеге генә әйтелми кала. Нәкъ менә шушы даруларның гына һичшиксез файдалы икәнлеген сезгә телефон аша исбатлап күрсәтәчәкләр. Ышандыру өчен оператор иң яман авыруны мисалга алып, бары тик әлеге дарулар ярдәмендә дәвалаганнары хакында сөйләячәк. Кыскасы, кешенең баш миен томалау өчен ни генә сөйләми алар. Бер сүз белән әйткәндә, телләре телгә йокмый. Ни кызганыч, матур сүзләргә ышанучылар да табыла шул. Кайберәүләр тиенләп җыйган соңгы акчасын шул алдакчылар кулына тапшыруын сизми дә кала.
Cоңгы вакытта мондый алдакчылар сырхауханә һәм хастаханәләрдә эшләүчеләр аша өлкән яшьтәгеләр турында мәгълүмат җыя. Алар арасында моңарчы да биологик актив матдәләр кулланып, зыян күрүчеләр булган. Аферистлар нәкъ шундыйларга шалтыратып, үзләрен суд органнарыннан, прокуратурадан, Роспотребнадзор яки Сбербанктан дип таныштыралар. Зыян күрүчеләргә тиешле сумманы кайтарыр өчен башта 10-15 процентын түләп куярга кирәклеген әйтәләр. Бу закон буенча шулай каралган, иминиятләштерү кертемнәрен кайтару өчен шулай таләп ителә дип аңлатыла. Зыян күрүчеләргә акчаларын күчерү өчен шунда ук банк карталарының исәп-хисап счетын хәбәр итәргә кушыла. Гадәттә алар 150 меңнән башлап 500 меңгә кадәр акча сорыйлар. Моның чираттагы тозак икәнен кайберәүләр абайламый кала шул. Хәтта миллионлап акча күчерүчеләр дә бар. Мәскәү полициясе әнә шундый ике дистәдән артык алдакчыны тоткарлаган.
Психолог Рамил Гарифуллин белдерүенчә, кеше алданмас өчен берничә әйберне истә тотарга тиеш. "Беренчедән, биологик актив матдәләрнең нинди генә төрләре юк. Чынлыкта исә аның кадәр файдалы үләнне тонналап җыеп алу мөмкин эш түгел. Икенчедән, монда берникадәр каршылык бар. Үзе дару түгел, үзе дәвалый. Имеш, аларны кулланганда табибларның ярдәме кирәк тә булмаска мөмкин, ә табиб рөхсәтеннән башка препарат кулланырга ярыймы?"
Гомумән, белгечләр кешеләрне алдауның дүрт төрен аерып күрсәтә. Болар - финанс пирамидалары, кешеләрнең пластик банк картасын ясату, ялган смс-хәбәрләр җибәрү һәм биологик актив матдәләр сату. Әлеге исемлеккә шулай ук алданган өлешләп түләүчеләрне дә кертеп булыр иде. Бу төр алдануның төп билгесе - үзең теләп алдакчылар кулына акча тапшыру. Югыйсә зыян күрүче мондый төр алдакчыларның кыңгыр эшләреннән яхшы хәбәрдар. Мәсәлән, кешеләргә социаль ярдәм күрсәтергә теләгән "Витязь" пирамидасы кешеләрне 400 миллион сумга алдаган, "МММ 2011"гә дә Россиянең 17 төбәгеннән 10 меңнән артык кеше тартылган.
Монда гадәти система эшкә җигелгән. Оештыручыларга төбәкләрдәге координаторлар, аларга җирле администраторлар буйсынган. Акча җыючылар әйтүенчә, керем күп табышлы финанс проектына салыначак. Чынлыкта исә бернинди икътисадый үсеш турында сүз дә бара алмый. Ә түләүләр исә яңа акча бирүчеләр хисабына башкарылган. Килешү буенча дивидендлар аена 30 процент килеп торырга тиеш була. Хәтта хәбәр ителгән кыска номерлы телефоннан шалтыратканда да алдакчылар шактый акча эшли. Бу номерларга смс җибәрү дә 150дән башлап 300 сумга кадәр төшә икән.
"Юстиция хокук үзәге" юристы Роберт Туктаров исә Казанда соңгы вакытта косметикага бәйле төрле мөрәҗәгатьләрнең күп булуын белдерә. "Хатын-кызларның төрле бизәнү-буяну, матурлану эшләренә бәйле дәгъваларны карарга туры килде. Шундый фирмаларның тозакларына эләгеп, күп кенә хатын-кызлар түләнгән акчаларын кире кайтарып алырга телиләр. Нинди дә булса акча бирер алдыннан килешү төзелә, аннан соң гына акча күчерергә була. Бөтен таләпләр килешүдә күрсәтелергә тиеш. Алданып мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе - 40-50 яшьлек хатын-кызлар. Араларында көмәнле хатын-кызлар һәм пенсионерлар да бар. Без алардан кергән дәгъваларны карап, шул фирмага хат җибәрәбез. Әгәр дә ул килешми икән, югалтуны суд аша да кайтарып алырга була. Суд аша кеше хокукларын яклау нигезендә әхлакый, матди зыянны капларга, штрафны түләргә дә туры киләчәк аларга".
Заман белән бергә алдакчыларның да үзгәреп, яңарып торуы гаҗәп түгел. Бер дә, ике, өч тә алданырга була. Монда, мөгаен, бердәнбер хакыйкатьне истә тотарга кирәк: әкияттәге кебек, сыр да бушка булмый. Тормышка аек акыл белән карыйк. Сезнең бит беркемгә дә биреп куйган акчагыз юк, ник сезгә акча бирергә тиешләр соң әле? Бөтен сөйләгән сүзгә дә ышанмыйк инде. Кабат алдануыбыз ихтимал.
Рәсимә МУЛЛАЯНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: