Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нидерландтан чебиләр кайткан

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге дәүләт инспекторы тарафыннан "Бигеш" Халыкара аэропортында Нидерландтан "Тукай нәсел репродукторы" ҖЧҖ адресына кайтарылган тәүлеклек чебешләр партияләре (28152 баш) тикшерелде һәм рәсмиләштерелде. Тикшерү һәм документларны карау барышында республикага кош-корт кайтару һәм транспортировкалауның ветеринария-санитария кагйдәләренең һәм...

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге дәүләт инспекторы тарафыннан "Бигеш" Халыкара аэропортында Нидерландтан "Тукай нәсел репродукторы" ҖЧҖ адресына кайтарылган тәүлеклек чебешләр партияләре (28152 баш) тикшерелде һәм рәсмиләштерелде.


Тикшерү һәм документларны карау барышында республикага кош-корт кайтару һәм транспортировкалауның ветеринария-санитария кагйдәләренең һәм башка кагыйдәләрнең бозылуы ачыкланмады. Чебешләрнең клиник халәте физиологик нормага туры килә. Һава судносы бортыннан чебешләрне махсуслаштырылган автотранспортка төяделәр һәм билгеләнгән урынга озаттылар. Авиаташучыга һава судносына ветеринария-санитария эшкәртүен башкарырга күрсәтмә бирелде.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев