Нигә алай түгел, нигә болай?
Мәктәпләрдә дәреслекләр саны кыскарачак, ә укучыларга әдәби әсәрләрне күбрәк укырга туры киләчәк. Балаларга бердәм шартлар тудырырга җыенган Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильеваның бу тәкъдимен хупламаучылар да бар. Яңа стандартлар буенча янә бәхәс купты.
Бүген федераль исемлектә 1400гә якын дәреслек исәпләнә, шуның 405е башлангыч сыйныф укучылары өчен язылган. Билгеле булганча, министр басмаларның күп булуына каршы чыккан иде. Бердәм дәреслекләр укучыларның белемен арттырырга булышачак. Бала, бер мәктәптән икенчесенә күчкәндә, китап эзләргә мәҗбүр булмаячак. Бу инде – барысы да бертөрле программа буенча укыячаклар дигән сүз. Дәреслекләрне иләк аша уздыргач, сыйфаты түбән булганнар федераль исемлектән төшеп калачак. Матур әдәбият тәрбия сыйфатын арттырачак, дип фикер йөртә министр.
Урыс теле һәм әдәбияты укытучыларының “Гильдия словесников” дип аталган берлеге педагогларга сайлау иреге калдырылмауга, шул ук вакытта 5-9 нчы сыйныф укучыларының 235 әсәр укырга мәҗбүр булуына каршы чыкты. Бу бик күп икән! Балаларга өстәмә йөк булачак. Укытучылар әйтүенчә, мәҗбүрилек укучыларны китап укудан бөтенләй биздерергә мөмкин. Ә укучының бер мәктәптән икенчесенә күчүен белемен арттырырга тели дип кабул итәргә кирәк.
– Бердәм дәреслекләр булуга каршы түгел. Югыйсә, тикшерүчеләр, беренче чиратта, китапларга бәйләнә башлый. Нигә алай түгел, нигә болай? Дәреслек ул федераль исемлектә булырга тиеш. Басмалар бик күп. Һәр мәктәп үзенчә мөгез чыгарырга ярата. Урыс теленнән кайчак бер яхшы күнегү табып булмый. Нәрсә эшләтергә дип аптырап утырасың. Тәкъдим ителә торган әсәрләрнең исемлеген яхшылап карарга кирәк. Дөрес, замана балалары хәзер калын “Сугыш һәм солых” әсәрен тулысынча мәңге укымый. Әсәрләрнең көн кадагына туры килүе дә мөһим. Әйтик, Некрасовның “Кому на Руси жить хорошо?” дигән әсәре тормыш таләпләренә җавап бирми. Салтыков-Щедринның “Господа Головлевы” әсәренең дәреслектә булмавы, киресенчә, борчый. Балаларны тәрбияли торган әсәрләр кирәк, – ди Казандагы 149 нчы лицейның урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Лима Суянгулова.
– Әсәрләр санын арттыру файдага гына булырмы икән? Замана яшьләре интернеттан барыбер кыскача эчтәлеген генә укыячак. Урыс теле буенча белем җитәрлек. Әмма әдәбиятны кызыклырак итеп укытырга кирәк. Китапка мәхәббәт тәрбияләү укытучыдан гына түгел, әти-әнидән дә тора. Мин үзем әтидән күреп, китап укый башладым. Хәзер мине, китап күп укыйсың, дип сүгәләр. Укымыйча булмый, урыс теле укытучысы булырга җыенам бит, – ди КФУның беренче курс студенты Илүзә Мәхмүтова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев