Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ник шулкадәр шапшак без, ә?

Көннәр кызу, халык су буена агыла. Су коена, кызына, шунда ашый-эчә, шашлыгын кыздыра, чәен кайната. (Көн алып килүчеләр дә бар.) Һәм бөтен калдык-постыгын, чүп-чарын үз артыннан калдырып китә. Юк, бөтенебез дә андый түгел, үз артыннан җыештырып китүче әдәпле, пөхтә су коенучыларыбыз да бар, әмма яр буендагы шапшаклыкны күргәчтен, райондашлар арасында...

Көннәр кызу, халык су буена агыла. Су коена, кызына, шунда ашый-эчә, шашлыгын кыздыра, чәен кайната. (Көн алып килүчеләр дә бар.) Һәм бөтен калдык-постыгын, чүп-чарын үз артыннан калдырып китә.
Юк, бөтенебез дә андый түгел, үз артыннан җыештырып китүче әдәпле, пөхтә су коенучыларыбыз да бар, әмма яр буендагы шапшаклыкны күргәчтен, райондашлар арасында тәрбиясезләр күбрәк дигән фикергә киләсең.
Җирәнеп, борын җыерып, гайрәт чигеп утыру ял итүгә керми инде анысы... Бер-беребезне хөрмәт итмәү, бер-беребездән көлү бу, иптәшләр... Әле тагын килгәндә-киткәндә ягымлы булып, бер-беребезне сәламләп үткән булабыз... Дөрес, чүбен пакет сумкага тутырып, шунда калдыручысы да бар. Әмма аны монда кем җыеп йөри, чүп машинасына яр буйларын әйләнергә кушылмаган. Бездә пляждагы кебек андый хезмәтләр каралмаган. Беркем дә бирегә ашау-эчүен күтәреп, җәяү килми, машина белән килә, ул бер кап чүпне машинасына салып та алып китә ала, аннан чүп машинасына да тапшырырга була.
Суга баталар, коткаручылар юк, дибез, анысы да хак, әмма иң әүвәле табигатьне, сулыкларны яратырга, хөрмәт итәргә, пычратмаска өйрәнергә кирәк безгә. Аннан Су анасы да яратыр үзебезне, төпкә тартмас, өлкәннәрнең ваемсызлыклары аркасында гөнаһсыз балалар да зыян күрмәс. Инде, гафу итегез, зур йомышларына кадәр эшләп китәләр. Монысы акылга сыймаслык... Килешәм, бәдрәфләр юк, ә бәлки бу турыда бер уйлап карау кирәктер, халыкның бит күбесе ялларын бөяләрдә уздыра.
Әле җәй... Су коенулар дәвам итә... Райондашлар, әйдәгез әле, утырган арты җыештырып китик. Бик хөрмәтле кешеләрдән соң да шапшаклык кала... Су буйларына елның җәй фасылында гына шушылай күпләп киленә, рәхәтләнеп ял ителә. Бер-беребезнең кәефләрен бозмыйк, начар тәэсирләр тудырмыйк, анда-монда чүп-чар атып, ямьле су тирәләрен ямьсезләмик, киләчәк буынга начар тәрбия бирмик.
Зөлфия Шакирова
http://www.baltaci.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев