Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һөнәри бәйрәм котлавы

Хөрмәтле укытучылар, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, педагогика ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итегез.

Районыбызда  үзләренә    яхшы   сыйфатлар  туплаган,  укучылар күңелендә белемгә омтылу теләге уята алучы педагоглар эшли. Мөстәкыйль карар кабул итәргә, тормышта  үз  юлын  табарга, сәләтен ачарга ярдәм иткән  мөхтәрәм укытучыларын һәр сабалы олы хөрмәт белән искә ала. Без сезнең уңышларга сөенәбез һәм киләчәктә дә матур җиңүләр телибез.  Мәгариф  ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Тормыш көзләрегез якты,  тыныч,  матур үтсен, сәламәт булыгыз. Тормыш  сезгә  һәм  укучыларыгызга  бары тик “бишле“ билгеләре генә куйсын!

Саба муниципаль районы  Советы һәм башкарма  комитеты.

Фото: https://pixabay.com | Larisa-K

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев