Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нурсолтан Назарбаев төрки дөньяда иң мәртәбәле шәхес дип танылган

Рейтинг "Төркибарометр” социологик тикшеренү нәтиҗәләренә нигезләнгән.

"Төркибарометр” социологик тикшеренү нәтиҗәләре буенча, Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев төрки дөньяда иң мәртәбәле шәхес дип танылган. Бу хакта “Казинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

  • "Төркибарометр” - 2017 елда булдырылган Төрки академиясе халыкара проекты. Ул Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Төркия һәм Азәрбайҗанда үткәрелә.

Тикшеренүләрдә алты ил: Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Төркия һәм Азәрбайҗан халкы катнашкан. Респондентлардан төрки дөньяда иң мәртәбәле шәхес исемен атауны сораганнар.

“Нигездә, һәр респондент үз иле Президентын атады. Шулай да алты ил кешеләренең гомуми җавабында ике исем - Мостафа Кемаль Ататөрек һәм Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев бар иде”, - дигән тикшеренү эксперты.

Узган елгы “Төркибарометр”социологик тикшеренү нәтиҗәсендә Нурсолтан Назарбаев Төркиянең иң танылган лидеры булып билгеләнгән.

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев