Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нәзарәт сайтында рамазан ае турында сорауларга багышланган сәхифә ачылды

Биредә ураза башлану һәм тәмамлану, тәравих намазын уку вакыты һәм тәртибе һәм башка файдалы мәгълүмат бар.

Рамазан-шәриф алдыннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтының «Файдалы мәгълүмат» бүлегендә «Рамазан-2020: төп сораулар» сәхифәсе эшли башлады. Бу турыда нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Сәхифә сайттан файдаланучыларга изге айны үткәрү, ураза тоту һәм башка дини йолаларның тәртипләренә кагылышлы иң киң таралган сорауларга кирәкле һәм нигезле җаваплар табу мөмкинлеген бирә.

Биредә ураза башлану һәм тәмамлану, тәравих намазын уку вакыты һәм тәртибе, 2020 елда Рамазан аенда фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләме, Ураза бәйрәмен билгеләү һәм башкалар мәсьәләләр буенча актуаль мәгълүмат урнаштырылган. 

Сәхифә Рамазан ае дәвамында эшләячәк һәм яңа материаллар белән тулыландырылып торачак.

Фото: скриншот

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев